Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Сәйлән”дә әйлән-бәйлән

"Сәйлән" стационар сәламәтләндерү лагеры менә унынчы мәртәбә үзенең нәни дусларын кабул итте. Олы Елга урта мәктәбе директоры Нурислам Мингалиев инициативасы белән оештырылган бу лагерь районыбыз укучыларының яраткан ял үзәгенә әверелде инде. Лагерь озак еллар шушы мәктәп базасында эшләп килде дә. Ә быел Олы Елга мәктәбендә ремонт үткәрелү сәбәпле, "Сәйлән"не узган...

"Сәйлән" стационар сәламәтләндерү лагеры менә унынчы мәртәбә үзенең нәни дусларын кабул итте. Олы Елга урта мәктәбе директоры Нурислам Мингалиев инициативасы белән оештырылган бу лагерь районыбыз укучыларының яраткан ял үзәгенә әверелде инде. Лагерь озак еллар шушы мәктәп базасында эшләп килде дә. Ә быел Олы Елга мәктәбендә ремонт үткәрелү сәбәпле, "Сәйлән"не узган ел гына яхшылап төзекләндерелгән Масловка мәктәбе үз канаты астына алган. Мәктәп директоры Наталья Нестерова (ул лагерь начальнигы да) җитәкчелегендәге коллектив балаларның ялын тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен ныклап әзерләнгәннәр. Һәрхәлдә, янгын күзәтчелеге, санитар-эпидемиологик станция вәкилләре дә тел-теш тидерерлек җитешсезлекләр тапмаганнар.
Узган сишәмбедә "Сәйлән"не рәсми төстә ачу тантанасы булып узды. Кунакларны килә-килешкә шатлык-куанычтан йөзләре балкыган малайлар-кызлар сырып алды инде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков ничек ял итүләре турында балаларның үзләреннән сораштылар.
-Бик күңелле, бик рәхәт, бик тәмле ашаталар,-дип җавап бирде бердәм хор.
-Кайсы авыллардан килдегез соң?
-Зәңгәр Күлдән, Әшнәктән, Балык бистәсеннән, Күгәрченнән, Урахчадан...
Кыскасы, районның төрле төбәкләреннән 9 дан алып 14 яшькә кадәр 45 бала ял итә икән биредә. Дистә ел дәвамында лагерьның үз традицияләре барлыкка килгән. Сәйләнлеләрнең гимннары да, ритуаль биюләре дә бар. Боларын кунакларга да башкарып күрсәттеләр. Кулга-кул тотышып әйлән-бәйлән уйнадылар.
Лагерь программасының бик кызыклы, мавыктыргыч булуы сокландырды. Балаларга күңелсезләнеп, эленке-салынкы йөрергә вакыт юк биредә. Аларны мәркәзебез Казанга, республиканың Болгар тыюлыгы кебек тарихи урыннарына экскурсияләргә алып барачаклар. "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү лагерына да даими рәвештә киләләр. Болардан тыш та бик күп кызыклы чаралар: походлар, турнирлар, викториналар, спорт ярышлары да үткәреләчәк.
«Сәйлән»дә бәйрәм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев