Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Лачын”җиңде

Безнең Бәтке мәктәбендә һәр бәйрәм, истәлекле дата билгеләп үтелә. Күптән түгел Ватанны саклаучылар көне уңаеннан укучылар арасында "Аҗаган" хәрби уеннары үткәрелде. Физик тәрбия укытучысы Рәис Хәлилов Һәм тарих укытучысы Рәдиф Хәбибуллин безнең өчен бик күңелле һам мавыктыргыч хәрби-спорт бәйрәме оештырдылар. Уен барышында "Лачын" һәм "Бөркет" командаларына зур сынаулар үтәргә туры...

Безнең Бәтке мәктәбендә һәр бәйрәм, истәлекле дата билгеләп үтелә.
Күптән түгел Ватанны саклаучылар көне уңаеннан укучылар арасында
"Аҗаган" хәрби уеннары үткәрелде. Физик тәрбия укытучысы Рәис Хәлилов Һәм тарих укытучысы Рәдиф Хәбибуллин безнең өчен бик күңелле һам мавыктыргыч хәрби-спорт бәйрәме оештырдылар.
Уен барышында "Лачын" һәм "Бөркет" командаларына зур сынаулар үтәргә туры килде.Иң элек укучылар строй алымнары һәм хәрби темага җыр конкурсында, турникта тартылуда, сикерүдә көчләрен сынаштылар. Мылтыктан атуда, автомат сүтеп җыюда осталыкларын күрсәттеләр. Айнур Сабиров турникта 25 мәртәбә күтәрелеп шәхси рекодын куйды. Автоматны сүтеп җыюда Җәүдәт Хөсәеновка тиңнәр булмады. Булат Хәбибуллин иң төз мәргән булуын күрсәтте. Кар астына яшерелгән
"мина" ларны һәм хәрби байрак эзләү ярышларның иң кызыклы өлеше булды. Аркан тартышуда "Лачын" өстенлеккә иреште. Ахырыгы нәтиҗәләр буенча да Хисматов Булат җитәкләгән "Лачын"командасы җиңү яулады. Һәр ике командага да дипломнар тапшырылды. Команда данын яклау, авырлыкларны ,киртәләрне җиңү яшь буында патриотик сыйфатларт тәрбияләргә ярдәм итә әлбәттә.
Зәлия Рәхмәтуллина,
9 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев