Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

"Бер күрешер өчен килдек без..."

Шушы көннәрдә Яңа Арыш авылы Мәдәният йортында гаҗәеп күңелле, үзенчәлекле кичә уздырылды. Авыл халкы белән очрашуга "Ак калфак" татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, "Сөембикә" журналыннан шагыйрә Асия Юнысова, журналистлар Мәдинә Авзалова, Эльмира Закирова килгәннәр иде. Халкыбызның милли гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, мәдәнияты хакында бергәләп сөйләшү барды бу көнне....

Шушы көннәрдә Яңа Арыш авылы Мәдәният йортында гаҗәеп күңелле, үзенчәлекле кичә уздырылды.


Авыл халкы белән очрашуга "Ак калфак" татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, "Сөембикә" журналыннан шагыйрә Асия Юнысова, журналистлар Мәдинә Авзалова, Эльмира Закирова килгәннәр иде. Халкыбызның милли гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, мәдәнияты хакында бергәләп сөйләшү барды бу көнне. Тамаша залында утырган ак яулыклы әбиләрнең үткәннәрне искә алуы да җанга илаһилык өстәде. Халкыбызның матурлыкны сөюе, рухи байлыкка хәзинә итеп каравы, аны саклавы, үстерүе, буыннан-буынга тапшыра баруы исә күңелдә горурлык, соклану хисләре тудырды. Кичәне алып барган район Мәдәният йорты директоры Фирдания Әхмәтҗанова, җирле шагыйрәләр Рәсимә Гарифуллина, Гөлнур Архиповаларның да әйтер сүзләре, уртаклашыр фикерләре бар иде.

Фәрвәз Каюмова.

(Тулырак язманы газетабызның киләсе саныннан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев