Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Жанна Фрискеның соңгы фотосы

Танылган җырчы Жанна Фрискеның үлеменә дә ун көнгә якын вакыт булып килә. Ике еллап яман чир белән көрәшкәннән соң, 15 июньдә вафат булган иде ул.

Шушы көннәрдә социаль челтәрдә Жанна Фрискеның иң соңгы төшкән фотоларының берсе пәйда булды. Аны челтәргә җырчының бертуган сеңлесе Наталья урнаштырган.

Фотодан аңлашылганча, Жанна гаиләсе белән диңгез буенда йөри. Аның янәшәсендә сеңлесе Наталья, әнисе Ольга Владимировна һәм Жаннаның улы Платон. Җырчының инде авырган, Америкада дәвалану сеанслары узган чагы булса да, шат елмаюы сау-сәламәт, әле сәхнәдә балкыган чагын хәтерләтә.

Тамашачысы күңелендә дә шулай сакланыр ул, мөгаен.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/45674

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Жанна Фрискеның соңгы фотосы