Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Югалган Илназ Минвәлиевне аэропортта күргәннәр

Кайбер яшь җырчыларның сәхнәгә чыгып, аннан соң югалып торулары гадәти күренеш. Ә менә шактый еллар иҗат итеп килүче җырчы Илназ Минвәлиевның бер ел буе югалып торуы гаҗәпләндерде, әлбәттә. Авырып торган дип тә сөйләүчеләр булды. Бөтенләй башка өлкәдә эшли башлаган диючеләре дә табылды. Имеш-мимеш йөрми түгел. Аның каравы, без җырчының үзе...

- Халыкка сольный концертлар белән күренмәсәң, югалды дип уйлыйлар инде. Анысы шулай. Күңел төшенкелеге дигән нәрсә дә бар бит. Бигрәк тә сәхнә кешесенең күңеле челтәр хәтле. Аннары кайбер килеп чыккан мәсьәләләр иҗатыма нык тәэсир итте. Мин бөтенләй башка өлкәдә эшләп алдым. Нинди өлкәдә икәнен әйтеп тормыйм инде. Шәхсән бер ел югалып торуымны ялга гына санадым. Иҗат кешесе гел юлда бит. Шунлыктан бераз үземә дә тәнәфес ясау кирәккәндер. Якын дустым Нияз белән аның тормыш иптәше Гөлназга бик рәхмәтлемен. Менә шушы күңел төшенкелегеннән соң, алар кабат мине иҗатка этәрделәр, күп көч куйдылар. Хәзерге вакытта сольный концертларыма әзерлек бара. Күптән түгел яңа җырыма клип төшердек. Әле менә шулар артыннан йөрергә туры килде, - диде Илназ Минвәлиев.


Ике атна элек җырчыны Казан аэропортында күргән булганнар. Анда ул Рәмилә Әхмәтсафина сүзләренә, Альфред Якшембетов көенә иҗат ителгән "Ярдәмләшеп яшик" исемле җырына клип төшергән. Асылда читтән кунакка килгән милләттәшләребез белән аралашып, ярдәмләшеп яшәү ята. Клипның режиссёры Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов та Илназ Минвәлиевның бик таләпчән, тынгысыз, һәрвакытта да яхшылыкка, камиллеккә тырышучы җырчы дигән фикердә калды.


- "Ярдәмләшеп яшик" җырында без дөньякүләм масштабтагы мәсьәләләрне күрсәтергә тырыштык. Ягъни туганнар арасында гына түгел, ә чит җирләрдән килгән кунакларны каршы алып, аларны татар гореф-гадәтләре белән таныштырырга булдык. Шул сәбәпле, аэропортка барып төшердек, - диде Зөфәр Харисов.


Җырчының "Ярдәмләшеп яшик" исемле өр-яңа клибын сезнең хозурыгызга тәкъдим итәбез. Ә Илназ Минвәлиевның үзеннән яңа җырлар, шатлыклы вакыйгалар көтеп калабыз. Ни дисәң дә, тамашачыны үзенә караттыра белә. Халыкның сөйкемле сөяге бар аның дип әйтүе дә юкка түгелдер.

Эльза Газизова.

http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/37968.html

Фото intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев