Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Йолдызлык”та безнең йолдызчыклар

21-22 март көннәрендә Мамадыш шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык" телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең зона этабы булып узды. Анда быел да безнең яшь талантларыбыз матур балкыдылар. Хореография номинациясенең кече группасында "Камские звездочки" коллективы-беренче, "Рапсодия" биючеләре икенче урыннарны алдылар. Шул ук номинациянең урта группасында "Рапсодия"-беренче, "Камские звездочки" икенче урынга лаек булды. Вокал-соло номинациясендә София...

21-22 март көннәрендә Мамадыш шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык" телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең зона этабы булып узды. Анда быел да безнең яшь талантларыбыз матур балкыдылар.

Хореография номинациясенең кече группасында "Камские звездочки" коллективы-беренче, "Рапсодия" биючеләре икенче урыннарны алдылар. Шул ук номинациянең урта группасында "Рапсодия"-беренче, "Камские звездочки" икенче урынга лаек булды.
Вокал-соло номинациясендә София Нәгыймуллина (кече группа), Зөһрә Насыйпова (өлкән группа)-беренче, Рәзил Исмәгыйлов, Наталья Старикова (өлкән группа)-икенче, Адилә Миннекаева (урта группа), Алинә Җәләлова (өлкән группа) өченче урыннарны яуладылар.
Конферанс номинациясендә Гөлия Гайсина, Зилә Шәйдуллина (кече группа), Регина Шмелева, Рөстәм Камалов (урта группа) өченче урыннарны алдылар.
Беренче,икенче урыннарны алган укучыларыбыз Казанда узачак финал конкурсында катнашачаклар.ә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев