Җырчылар барс ала, авторлар читтә кала
Бу сәгатьләрдә "Татар җыры-2014" җыр фестиваленең йомгаклау концерты бара.
Әлеге дә баягы, һәр елдагыча сәхнә түрендәгеләрнең күпчелеге " Барс Медиа" га "тугрылыклы" хезмәт итүче җырчылар. Компания әнә шулай олыларга өйрәнде бит инде аларны?! Ни кызганыч, быел да авторларның исеме сәхнә артында калды булса кирәк. Оештыручыларның аларның исемен атарга җөрьәт итә алмауы күпләрне борчып килсә дә, әле һаман мәсьәләнең уңай чишелеш таба алганы юк.Сүз уңае, якташ шагыйребез Вазыйх Фатыйховның Ильвина башкаруындагы "Түзә икән йөрәк" дигән җыры да " Алтын барс" статуясына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев