Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җыр канатларында

Инде ничә ел рәттән традиция буенча февраль, март айларында авылларыбызда композитор Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге үзешчән сәнгатьтә катнашучылар фестивале уздырыла. Бу чорда авыллардагы талантлар янәдән бер кат барлана, ачыклана.

Фестивальләрдә катнашкан үзешчәннәр арасыннан иң-иңнәре исә ахырда гала-концертта чыгыш ясый. Кичә 18 апрелдә районыбызның--Олы Солтан, бүген Ямаш авылы Мәдәният йортларында үткәрелгән гала-концерттагы чыгышлар безнең төбәкнең талантларга бай икәнен яңадан бер кат раслады кебек.

Фестивальдә төрле яшьтәге талант ияләре катнашты. Биредә өлкән яшьтәге үзешчән җырчы Әсәдулла Хәкимуллин (Ямаш авылы), шул ук вакытта әле кечкенә булса да шигырьне сәнгатьле итеп тамашачыга җиткерә алган нәфис сүз остасы Рузил Фәхретдинов (Зур Мәшләк) кебек яшь башкаручылар да бар иде. Катнашучыларның барысына да район башлыгы исеменнән Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Концертка килгән тамашачы исә рәхәтләнеп ял итте, үзенә рухи байлык, хәзинә алды. Җаннарны айкарлык, моңны йөрәге аша уздырып халкына җиткерә алган талантлы үзешчәннәребезнең күплегенә күңел сөенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев