Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җыр халык күңелендә

Рус җыры күңелле дә, моңсу, шаян, тирән мәгънәле дә булырга мөмкин. Нинди генә булса да, ул халык күңелендә яши.

15 май көнне район Мәдәният йортында "Рус җыры-2013" район фестиваленең Гала-концерты булып узды. Анда районның иң яхшы иҗат коллективлары һәм җырчылары катнашты. Тамашачылар залына җыр яратучылар күп җыелган иде. Алар җырчыларга алкышлап көч бирделәр. Концерт программасы халык, заманча, автор җырларына да бай иде. Башкаручылар да берсеннән-берсе оста, сәләтле. Бу җәһәттән "Россияночка", "Камские зори" вокаль ансамбльләрен искә алу да җитә. "Калинушка" ветераннар хоры да күптән район халкының мәхәббәтен яулады инде.Танылган җырчылар белән беррәттән, яшь талантлар да чыгыш ясадылар. Э.Закиров, А.Миннекәева, Г.Хроленко, С.Фалин, Р.Шмелева, Э.Усманова, Н.Старикова, Р.Гыймаева тамашачыларның ихтирамын яуладылар. Фестиваль сәхнәсендә Масловкадан Л.Алексеева, Трой-Урайдан С.Шелков, Урахчадан И.Ибраһимова, Шомбыттан А.Тимофеева, Зур Мәшләктән И.Мещерякова, Котлы Бөкәштән З.Насыйпова уңышлы чыгыш ясадылар. Ә.Шәвәлиева, С.Гаврилова җитәкчелегендәге бию коллективлары да фестивальнең бизәге булдылар.
Беренче район фестивале традицион рәвештә үткәрелер дип ышанабыз.
Рәсемдә: А.Тимофеева җырлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев