Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Язларда яңа балкыш

Һәр елны 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район Мәдәният йортында уздырылган бәйрәм концертында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителә. Әлеге бәйгедә 10 конкурсант катнашкан булса, шуларның алтысы зона турында үтеп Республика Президенты белән очрашуда булып кайттылар. Бәйрәм тантанасында аларны һәм райондаш хатын-кызларны муниципаль район хакимияте башлыгы...

Һәр елны 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район Мәдәният йортында уздырылган бәйрәм концертында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителә. Әлеге бәйгедә 10 конкурсант катнашкан булса, шуларның алтысы зона турында үтеп Республика Президенты белән очрашуда булып кайттылар.

Бәйрәм тантанасында аларны һәм райондаш хатын-кызларны муниципаль район хакимияте башлыгы Илһам Валеев кайнар котлады. Гаиләдә, профессиональ тармакта, җәмәгать эшчәнлегендә мөһим югарылыкка ирешкән ханымнарга үзенең изге теләкләрен ирештерде.

-Хатын-кызларыбыз үзенең актив тормыш позициясе, табигый сизгерлеге, таланты белән районыбызның мәдәни, икътисади, социаль өлкәләрендә уңыш казана,-диде бәйрәм тәбрикләвендә муниципаль район башлыгы Илһам Валеев. -Гаилә ныклыгы да гүзәл затларыбызга бәйле. Алардан башка тормышыбыз тулы да, бөтен дә булмас иде. Чын күңелемнән кайнар котлыйм сезне. Бәхет, саулык, уңышлар телим.

Район хатын-кызлар җәмгыяте оешмасы җитәкчесе Рәсимә Гарифуллина конкурста катнашучыларның иҗади тырышлыгын ассызыклап үтте: "Бүгенге тантанада катнашучы ханымнарның хезмәте республика күләмендә югары бәяләнде",-диде ул.

Бу көнне рәхмәт сүзләре ир-атларга да юлланды,Чөнки әлеге конкурсның "Ир-ат-мәрхәмәтле йөрәк" номинациясендә Иван Ананьев, "Ир-ат-лидер" номинациясендә Ильмир Габдриев җиңүчеләр дип танылдылар. Гадәттә әлеге номинацияләрдә өстенлек хезмәт эшчәнлегендә күркәм нәтиҗәләргә ирешкән, социаль проблемаларны хәл итүдә актив эшчәнлек алып барган ир-атларга бирелә. Быелгы җиңүчеләр дә нәкъ шушы үзенчәлекләре буенча сайланды. Әмма көннең төп героинялары барыбер гүзәл хатын-кызлар иде, аларга багышлап район Мәдәният йортыннан Рәсимә Зарипова, Гөлия Кадыйрова, Илгизәр Җәләлов, "Яз" кызлар вокаль ансамбле башкаруында җырлар, бәйрәм концертын алып баручы Илшат Кәримуллин, Гөлия Кадыйрова тарафыннан матур шигъри юллар яңгырады, Күгәрчен сандугачы, бик күп җыр фестивальләре, смотр-конкурслар лауреаты Рузилә Хәбибуллинаның җырлары исә бәйрәм тантанасына якты нур булып сибелде. Ә җиңүчеләргә чәчәкләр, Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу көнне кулларына кызыл роза бәйләмнәре тоткан гүзәл ханымнар үзләре дә чәчәккә тиң иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев