Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа елга--яңа китап!

Районыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрә Гөлнур Әхмәдуллина-Архипованың шушы көннәрдә яңа китабы табадан төште. 2008 елда нәшер ителгән "Син киткәч", "Син бар" дип аталган шигырьләр җыентыгы һәм соңгы еллардагы "Ялгышу", "Сыңар алка" повесть-романнары белән сөендергән Гөлнур Әхмәдуллинаның "Бәхеткә бер адым калгач" китабы да укучылар тарафыннан җылы кабул ителер дип ышанабыз. Түбәндәге...

Яңгыр булып сиңа килдем,
Иренеңнән үбәр өчен.
Сагындым.
Яз кояшы елмайса да,
Сары яфрак булып, иңнәреңә
Сарылдым.
Ләйсән тамчы булып,
Керфегеңә кундым.
Мин тамчы да түгел, яфрак та.
Бу бары тик... сине яратуым!
Сагындым!!!

* * *

Язда очрашулар язган безгә,
Гомер көзе килеп җиткәндә.
Юл чатында кышны көткәндә.
Очраштык бит язда, күзләрдә
Яшьлек нуры калган ләбаса.
Миңа бүген тулган уналты,
Унсигезең тулган сиңа да.
Яшьлектәге сәер сөюләрне
Урап үткән икән кайсыбыз.
Сабыр гына көзгә атлаганда
Язмыш бүләкләрен сайлыйбыз.
Язган икән язда очрашулар,
Назлап үбешүләр... кочышу.
Иреннәрдә күз яшьләре кипкән,
Җаннарыбыз--язгы очышта...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев