Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Ура, без Кырымга барабыз!»

Менә 12 ел инде республикада "Созвездие-Йолдызлык" телевизион эстрада сәнгате фестивале уза. Анда республиканың 43 районыннан һәм Казан шәһәреннән вокал, хореография, конферанц номинацияләрендә балалар талантларын күрсәтәләр. Бу хәрәкәт елдан-ел үсә һәм киңәя.

Балык бистәсе балалар иҗат мәктәбе укучылары бу конкурста беренче ел гына катнашмыйлар һәм яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Ә конкуренция зур. 3 зона туры, 3 суперфинал туры узарга һәм гала-концертка кадәр барып җитәргә кирәк. Бу балалардан, педагоглардан, ата-аналардан зур хезмәт таләп итә. Көн саен репетицияләр үткәрергә, репертуар, музыка сайларга, костюмнар тегәргә кирәк.
Бер әңгәмә вакытында: "Соңгы өч фестивальдә сезнең район ирешкән уңышларны нәрсә белән аңлатасыз?" дип сорадылар миннән. Беренче чиратта район админстрациясенең ярдәме әлбәттә. Матур костюмнар уңышның нигезләреннән берсе. Республикадан хореография, вокал осталарын тарту шулай ук зур роль уйнады. Ә иң мөһиме, балаларның теләге җиңүгә омтылышлары әлбәттә. Зәринә Хәсәншина, Алмаз Сафин, Сергей Фалин, Алинә Җәләлова, Алинә Миннекаева исемнәрен районда гына түгел, республикада да яхшы беләләр хәзер. "Созвездие-Йолдызлык"та С.Гаврилова җитәкчелегендәге "Рапсодия", Ә.Шәвәлиева җитәкчелегендәге "Кама йолдызчыклары" хореография коллективлары берничә тапкыр җиңделәр. Бу еллар эчендә өченче, икенче урыннар да алгаладык. Әмма беренче урынны алу зур хыял булып кала бирде. Һәм "Рапсодия" хореография коллективы бу уңышка иреште. Без авыл кыз-малайларының шәһәрнекеләрдән бер дә ким булмавын исбатладык. Бу җиңүебез өчен президент Р.Миннеханов Кырымга юллама белән бүләкләде. "Ура, без Кырымга барабыз!". Тырышып эшләгәннән соң яхшылап ял итәргә дә мөмкин шул.
Менә 9 ел инде республиканың 200 талантлы баласы Кырымга, диңгезгә яңа дуслар, яңа тәэсирләр каршына баралар. Биредә балалар ял итәләр, су коеналар, кызыналар.
15 көн эчендә бик кызыклы чаралар үткәрелде. Балалар Севастополь шәһәрендә, Кара диңгез флотына Татарстаннан чакырылган моряклар алдында чыгыш ясадылар. Якташлар бу очрашуга бик шат булдылар инде. Симеиз поселогында да концерт зур уңыш белән узды. Татарстан балаларының иҗатын карарга 7 меңнән артык тамашачы килгән иде. Алар беренче тапкыр Кырым таулары, йолдызлы көньяк күге фонында чыгыш ясадылар. "Йолдызлык"та җиңүчеләр Артекта ял итүче балаларга да концерт бүләк иттеләр.
Бу концертлар барышында "Рапсодия"га Россия Федерациясенең Симферополь шәһәрендәге генераль консуллыгы Грамотасын тапшырдылар. Шулай ук Кырым автоном республикасының мәдәният министрлыгы Грамотасы, Кара диңгез флоты командующие Грамотасы белән бүләкләнделәр.
Концертлардан буш вакытта экскурсияләр оештырылды, балалар Ай-Петри тавында, Севастополь, Судак, Феодосия шәһәрләрендә булдылар. Балалар күңелсезләнеп утырмадылар, экскурсия, концертлар арасындагы тәнәфесләрдә башка төрле чаралар да оештырылды. Балалар иҗат иттеләр, хыялландылар, биеделәр, җырладылар һәм җиңделәр. Ә иң мөһиме яңа коллективлар белән дуслаштылар. Смена бик тиз узып китте. Әмма без озакка хушлашмадык. "Рапсодия" "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең кышкы сменасына чакырылды. Яңа уку елы да җитә, эшкә керешергә вакыт. Безнең яңа иҗат планнары көтә.
Республикабыз президенты Р.Миннехановның, Татарстан хөкүмәтенең даими ярдәмнәре, район башлыгы И.Валеевның кайгыртучанлыгы аркасында тагын да күбрәк балалар фестивальдә катнашу, җиңү, Кырымда ял итү мөмкинлеге алалар.
Талантлы балаларга уңышка юл ачып без аларга башкару осталыгын арттырырга мөмкинлек бирәбез. Яшь талантлар йолдызлыгы бөтен дөньяга яктылык, шатлык, игелек алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев