Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Умырзая”да бәйрәмнәр

Олы Елга авылындагы "Умырзая" балалар бакчасында тәҗрибәле, тырыш тәрбиячеләр эшли. Биредә минем сеңлем, энем, кызым тәрбияләнде, хәзер улым Илгиз дә шунда йөри. "Умырзая"да нинди генә кызыклы чаралар, бәйрәмнәр үткәрелми. Әле менә декабрь аенда "Балалар бакчаларында Федераль дәүләт таләпләрен тормышка ашыру юллары" дигән темага район тәрбиячеләре, мөдирләре белән семинар уздырылды. Бу...

Олы Елга авылындагы "Умырзая" балалар бакчасында тәҗрибәле, тырыш тәрбиячеләр эшли. Биредә минем сеңлем, энем, кызым тәрбияләнде, хәзер улым Илгиз дә шунда йөри.
"Умырзая"да нинди генә кызыклы чаралар, бәйрәмнәр үткәрелми. Әле менә декабрь аенда "Балалар бакчаларында Федераль дәүләт таләпләрен тормышка ашыру юллары" дигән темага район тәрбиячеләре, мөдирләре белән семинар уздырылды. Бу уңайдан тәрбиячеләр төрле чаралар, җыелышлар үткәрделәр.
Тәрбияче Нурия Сәйфетдинова әйләнә-тирә фәненнән "Чыршы-табигать бизәге" дип аталган дәрес күрсәтте. Анда балалар чыршы эзләп сәяхәткә "бардылар", биремнәр үтәделәр, чыршы ылысларын рәсемгә төшерделәр.
Аннан "Ак каен" нәниләр төркеменең икенче тәрбиячесе Рушания Сибгатова "Сәламәт балалар-сәламәт җәмгыять" дигән проектка нигезләнгән "Кара-каршы" тапшыруы форматында оештырылган ата-аналар җыелышы үткәрде. Без анда гимнастик күнегүләр эшләдек, башваткычлар чиштек, уеннар уйнадык.
26 декабрьдә балалар бакчасы безне тагын бәйрәмгә дәште. Анда Яңа ел бәйрәмен цирк тамашасы итеп оештырганнар иде. Уеннарда балалар белән бергә әти-әниләр дә катнашты. Ә тәрбиячеләр исә төрле конкурс-бәйгеләр үткәрделәр. Бәйрәм гаҗәеп күңелле узды.
Без-әти-әниләр, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә бик тә рәхмәтлебез.
Нәзирә Сәлимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев