Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

УЛ РУХИЯТ МӨНБӘРЕНДӘ

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы халыкны үзенә тарта торган, рухи яктан бай учреждениеләрнең берсе. Бирегә йөрүче китап укучыларның саны елдан-ел арта баруы гына да шул хакта сөйли. Әмма бу биредә эшләүче хезмәткәрләрнең ягымлы карашы һәм үз эшләрен яратып башкаруларының да нәтиҗәсе. Китап укучыларны үзеңә тарту өчен гаҗәеп бай күңел, тирән белемле...

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы халыкны үзенә тарта торган, рухи яктан бай учреждениеләрнең берсе. Бирегә йөрүче китап укучыларның саны елдан-ел арта баруы гына да шул хакта сөйли. Әмма бу биредә эшләүче хезмәткәрләрнең ягымлы карашы һәм үз эшләрен яратып башкаруларының да нәтиҗәсе. Китап укучыларны үзеңә тарту өчен гаҗәеп бай күңел, тирән белемле булу да кирәк. Татар теле бүлегенең әйдәүче китапханәчесе Фәүзия Шиһап кызы Хөсәенова исә әнә шундыйлардан.
Чирек гасырдан артык китапханә системасында хезмәт куйса да, аның хакында бер яклап кына күзаллау мөмкин булмас иде. Күпләр аны гаҗәеп моңлы җырлары аша белсә, икенче берәүләр туй-юбилейларны алып баручы оста тамада буларак та таный. Китап сөючеләр күңеленә исә ул китапханәләрдәге төрле истәлекле очрашуларны оештыручы буларак, матур, сәнгатьле сөйләме белән кереп калган. Һәм киң катлам укучыларга да китапханәче булып эшләве белән танылган.
-Татар телендә үткәрелгән бер чара да Фәүзиядән башка узмый безнең,-ди район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Рәүфә Кадыйрова. -Районыбыздан чыккан язучы-шагыйрьләрнең юбилейларына багышланган кичәләрме, я булмаса даталарга туры килгән бәйрәмнәрме-ул аның үзәгендә кайный. Сценарийны үзе төзи, очрашуларны оештыра.
Әйе, ялкынланып, энергиядә эшли белүе белән сокландыра Фәүзия. Ул алып барган бәйрәм кичәләре һәрчак җыр белән үрелә, моңнар белән баетыла. Өлкән яшьтәгеләргә күңелгә ярашлы аерым программа төзелсә, мәктәп укучыларына үзгә, яшьләрчә караш аның. Монда инде китапханәче буларак, телгә, сөйләмгә бай булуның да роле зур.
Талант адәм баласына табигатьтән бирелгән илаһи көч. Аны берничек тә үзеңдә яшереп калырмын димә. Чишмәләр җиргә бәреп чыккандай һаман саен югарыга үрли ул. Фәүзиянең сәнгатьтәге үсеше дә шулай. Туган авылы Яңа Арыш мәктәбендә үткәрелгән бәйрәмнәрдә, аннан авыл клубы сәхнәсендә ясаган тәүге чыгышлары, андагы тамашачының эчкерсез, ихлас алкышлары аның хыялын тормышка ашырырга бер сәбәпче дә булгандыр. Алабуга культура-агарту училищесының режиссура бүлеген дә уңышлы тәмамлый ул. Укыган чакларында ук концертларда, җыр бәйгеләрендә еш катнаша. Тавышы музыкаль яктан тагын да ачыла, камилләшә. Әмма күңеле, йөрәге белән җырласа да, ул үзенең яраткан хезмәтендә-китапханәдә кала.
Бүгенге көндә район үзәге китапханәсенең татар бүлегендә китап укучылар саны 800 гә якын икән, бу әлбәттә, китапханәче Фәүзия Хөсәенованың хезмәт җимеше, укучыларны үзенә тарта белүенең көче. Быелгысы елны барлыгы 15 мең китап-газета укылган. Никадәр генә интернет заманы дисәк тә, китапханәгә йөрчеләр саны кимеми. Шул ук вакытта китапханә дә елдан-ел яңа китаплар белән баетыла.
-Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадыйрованың әсәрләре яратып укыла. Шул ук вакытта классик татар язучыларының китапларын да укучылар еш сорыйлар. Китапның ничек укылганы таушалып беткәненнән күренә инде ул,-дип ихластан елмая Фәүзия Хөсәенова.
Әйе, кулга алып укылган китапның тәме бөтенләй башкача шул. Сюжетны аңлап, аның эченә кереп укыган әсәр күңелдә озак саклана. Китап укучыларның китапханәдән өзелмәвенең төп сере әнә шундадыр мөгаен. Берәүләр китап алыштырырга килсә, икенче берәүләр бүгенге көн матбугаты белән танышырга килә. Ә Фәүзия Хөсәенованың һәркемгә күңеле ачык, йөзе көләч. Сәнгатьне, мәдәниятны яраткан, үз эшенә гашыйкларның башкача булырга мөмкин дә түгел шул...

Рәсемдә: Фәүзия Хөсәенова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев