Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Ул могҗизалар тудырырга сәләтле”

Үз эшләрен яратып башкаручы, тырыш хезмәткәрләр гадәттә тыйнак булалар, мактанырга яратмыйлар. Хәер, мактанудамыни эш?! Синең башкарган хезмәтеңне башкаларның бәяләве мөһим. Ә бу яктан Кече Әшнәк авылы клуб мөдире Нәзиһә Зиятдинова турында яхшы сүздән башка берни дә әйтә алмыйлар. Бөтен күңелен, җанын биреп эшләгәнен авыл халкы күреп тора бит. Авыл халкы...

Үз эшләрен яратып башкаручы, тырыш хезмәткәрләр гадәттә тыйнак булалар, мактанырга яратмыйлар. Хәер, мактанудамыни эш?! Синең башкарган хезмәтеңне башкаларның бәяләве мөһим.
Ә бу яктан Кече Әшнәк авылы клуб мөдире Нәзиһә Зиятдинова турында яхшы сүздән башка берни дә әйтә алмыйлар. Бөтен күңелен, җанын биреп эшләгәнен авыл халкы күреп тора бит. Авыл халкы гына түгел, җитәкчеләр дә бик хөрмәт итәләр Нәзиһә апаны. Шулай булмаса, авыл җирлеге башлыгы Резеда апа Хөснетдинова аның турында шулай сокланып, җылы итеп сөйли алыр идеме икән?
"Нәзиһә апа бик тырыш, төгәл, үз эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкара торган кеше. Тумыштан бирелгән сәләт тә бар анда. Клуб бинасына килеп керсәң, үзеңне әкият дөньясына килеп эләккәндәй хис итәсең. Нинди генә гөлләр үсми анда. Ул ясаган стендлар профессиональ рәссамнарныкыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый. Ул могҗизалар тудырырга сәләтле. Бер керсәң, клубтан чыгасы да килми",-ди Резеда Хөснетдинова.
Кечкенәдән сәнгатьне, мәдәниятне үз итә ул. Бигрәк тә рәсем дәресләрен ярата ул. Бик матур итеп ясаса да, бу талантын үстерү турында уйламый.
1982 елда, мәктәпне тәмамлауга, Кече Әшнәк клубында эшли башлый. 1983 елда Алабуга мәдәният училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач, авылдаш егете Ирек белән гаилә корып җибәрәләр.
Һөнәре буенча инженер-механик булса да, ул да хатыны Нәзиһә кебек бик матур итеп рәсемнәр ясый. Бу талант 3 кызларына да күчә. Бүген кечкенә игезәк кызлары Алия белән Гөлия районыбызның художество мәктәбенә йөриләр. Шактый гына конкурсларда катнашып, югары нәтиҗәләргә дә ирешкәннәр инде. Киләчәктә шушы юнәлештә укуларын дәвам итәргә телиләр.
Нәзиһә апа һәр бәйрәмгә җитди карап, алдан ук әзерләнә. Һәр бәйрәм саен стеналарны аның стендлары бизи. "Ул ясаган рәсемнәрнең исәбе-хисабы юк",-ди авылдашлары.
Районда үткәрелгән һәр фестивальдә катнашып баралар икән. Алган мактау кәгазьләре һәм дипломнары да байтак. Әле эшли башлаган елларында "Чиккән сөлге" республика конкурсында катнашып, Зилә Вәлива кулыннан алган мактау кәгазе дә саклана.
Бәйрәмнәрдән тыш скетчлар, соңгы елларда спектакльләр дә куя башлаганнар. Әле менә хәзер дә мәш килеп, "Бүләк өчен" спектакленә әзерләнеп йөрүләре.
"Көне-төне клубтан кайтып та кергәнем юк, ул миңа икенче өем кебек. Әле менә бәйләү түгәрәге оештырып җибәрдем",-ди Нәзиһә апа.
Үзенең башкарган эшләре турында әлләни җентекләп, ачылып китеп сөйләргә яратмый ул. Моны кирәк дип тә тапмый. Ләкин ул башкарган хезмәтнең бәһасе бик югары. Яшьләр китә, авыл бетә дип йөргән заманда, Нәзиһә апа кебек авыл өчен җан атып, авыл халкының күңелен күреп йөрүчеләр булганда, авылларда күтәренке рух сакланачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев