Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ул халыкның йөрәк мае

Рус Әшнәге авылы кешеләре белән озак еллар дәвамында үзара аңлашып яшәүче фельдшер Илсөяр Абдуллинаны районда күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин. Уку йортын тәмамлап кайткач бирегә аны эшкә билгелиләр. Менә 30 елга якын инде ул үзенең балалык елларында ук сайлаган һөнәренә тугрылыклы калып авыл кешеләренә хезмәт күрсәтә. Хезмәттәшләре дә, авыл җитәкчеләре...

Рус Әшнәге авылы кешеләре белән озак еллар дәвамында үзара аңлашып яшәүче фельдшер Илсөяр Абдуллинаны районда күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин. Уку йортын тәмамлап кайткач бирегә аны эшкә билгелиләр. Менә 30 елга якын инде ул үзенең балалык елларында ук сайлаган һөнәренә тугрылыклы калып авыл кешеләренә хезмәт күрсәтә. Хезмәттәшләре дә, авыл җитәкчеләре дә аның эшен һәрвакыт югары бәялиләр.
-Авылыбызда аның турында кемнән генә сорашсаң да берәүдән дә начар сүз ишетмәссез. Үз эшенең чын остасы ул. Вакыты белән исәпләшә торганнардан түгел. Өлкән яшьтәге ветераннарның өйләренә барып сәламәтлекләре турында кызыксына. Аларга кирәкле даруларны да район үзәгеннән алып кайтып тапшыра. -ди авыл җирлеге башлыгы Таһир Садретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев