Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Уку белән иҗат янәшә

Театр сәнгатенә үзгә мәхәббәте бар Күгәрчен мәктәбе 10 сыйныф укучыларының. Һәр елны Казанга Г. Камал исемендәге Татар дәүләт драма театрына яисә Кәрим Тинчурин исемендәге театрга баруны да матур традициягә керткән алар. Аннан кайткач, алынган тәэсирләрдә үзләре дә спектакль кую турында уйлана башлыйлар икән.

Күңелләрендәге хыялларын чынга ашырып, театральләштерелгән тамашалары да шактый инде. Быел исә мәдәният елы буларак, мәктәпнең башка сыйныфлары да алар агымына кушылган. 9 апрельдә үзем дә 10 сыйныф укучылары тарафыннан сәхнәләштерелгән Фәнис Яруллинның ике пәрдәлек "Кызлар күңеле тирән сер" лирик драмасын карауга ирештем.
...Дәресләрдән соң мәктәпнең актлар залы укучы-тамашачылар белән тулды. Сәхнә спектакльгә ярашлы итеп бизәлгән. Пьесаның эчтәлегендә тулаем яшьләр тормышы тасвирлана. Биредә чыгарылыш укучылары киләчәккә матур планнар кора. Шул ук вакытта самими мәхәббәт янәшәсендә ялган, хыянәт яшәвен дә күрә алар.
Кыскача сюжет шулай. Әмма укучыларның образга кереп уйнауларын, сәхнәдәге иркен хәрәкәтләрне бер-ике сүздә генә аңлатып булмас иде. Рольләрне бар осталыкларын, тырышлыкларын куеп башкарды алар. Һәм бу бик уңышлы чыкты да. Спектакльдәге төп рольләрдә Гөлназ (Алсу Касыймова) белән Мансурның (Айнур Фатыйхов) мәхәббәтенә өченче берәүнең Рәҗибә (Алисә Нәбиуллина) килеп кушылуы, Зөфәр (Айнур Гыйниятуллин), Флюраның (Энҗе Мөхәммәтҗанова) мәхәббәткә бөреләнгән дуслыгын илаһи матурлыкта тамашачыга җиткерә алуы да күркәм чагылышын тапты. Шулай ук Фирая (Алия Галимова), Кирам (Алмаз Хаматханов) һәм башкаларның спектакльдәге уңышлы чыгышлары, Айзилә Сәхабиева, Ринат Суниев, Айзирә Кәримуллиналарның сәнгатьле шигырь укулары, күмәк җырлары да тамашачыга матурлыкта килеп иреште.
Спектакль ахырында укучыларга тирән рәхмәтен җиткергән мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Сания Сәгыйрова да соклану хисләрен яшермәде. Әлбәттә, монда укучыларны сәнгать дөньясына алып кергән мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, җитәкчеләре Тәнзилә Закированың хезмәте аеруча күләмле. Ана теленә, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли алган ул укучыларында. Каләм тибрәткән, күңелләрендәге хис-тойгыларны кәгазь битләренә төшергән укучылар аз түгел әлеге сыйныфта. "Авыл офыклары", "Сабантуй" газеталарында Алия Галимованың язмалары, Энҗе Мөхәммәтҗанованың шигырьләре даими басылу да шуның ачык мисалы. "Туган йортым" дип аталган альбом-проект эшчәнлегендә Алсу Касыймованың уңышлы презентациясе күпләр өчен үрнәк булырлык. Ә Айзирә Кәримуллинаның татар теле буенча үткәрелгән республикакүләм фәнни олимпиадаларында призлы урыннарны яулавы исә мәктәпнең горурлыгы.
Әйе, укучылар үзләренең бар яктан да булган икәнлекләрен укуда да, иҗат өлкәсендә дә һәрдаим таныталар. Яшьләргә хас тәвәккәлләр дә, сәләтлеләр дә. Укытучылары Тәнзилә Закирова юкка гына үзләрен «уң кулым алар» дип үсендерми. Афәрин! Күңел канатлары талмасын, киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев