Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Turkvizion-2014»не 24 илдә 40 канал күрсәтәчәк

«Turkvizion-2014» («Төрквидение») II халыкара телевизион конкурсында беренче тапкыр Мәскәү, Германия һәм Иран катнаша. Ул 19-21 ноябрьдә "Татнефть-арена" сәхнәсендә узачак. Мәскәү шәһәре фестивальдә мөстәкыйль төбәк буларак чыгыш ясый.


Казандагы фестивальгә 24 ил һәм Россия төбәкләреннән 300дән артык кунак чакырылган. Чараның мәртәбәле кунаклары арасында ТЮРКСОЙ Даими советының 32нче утырышына килгән ТЮРКСОЙ илләренең мәдәният министрлары да булачак.

Концертның төп оештыручысы һәм трансляторы - «ТМВ TV» телеканалы (Төркия). «ТМВ TV» илләр һәм мәдәниятләрне алга этәрү өчен дәүләтара телевизион платформа ролен башкара. Канал 12 илдә 100 миллионнан артык тамашачыга трансляцияләнә. Аны "Intelsat", "Azersat" һәм "Turksat" спутниклары, «Телекарта», «Континент» һәм "D-Smart" спутник платформалары аша, Төркия, шулай ук БДБ һәм Балтыйк буе илләре чыбыклы челтәрләрендә, интернеттагы видеопорталларга карарга була.

Конкурсның ярымфиналы һәм финалы «ТМВ TV» (Төркия) сигналын алу юлы белән 24 илдә 40 телеканалда трансляцияләнәчәк. Чараны якынча 300 миллион кеше тамаша кылыр дип көтелә. Быел "Төрки дөньяның алтын тавышы" исемен алу өчен Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан, Татарстан, Тыва, Башкортстан, Төркмәнстан, Грузия, Молдова, Украина, Македония, Босния һәм Герцеговина, Кырым һәм башка илләр һәм төбәкләрдән 24 артист көч сынашачак. Вокалчыларны халыкара жюри бәяләячәк. Конкурсны үткәрү кагыйдәләре буенча, катнашучы һәр ил бер вәкилен җибәрәчәк.

16 ноябрьдә Казанга конкурста катнашучылар һәм кунаклар килә башлый. 17 ноябрь көнне «Гранд отель Казань» кунакханәсенең конференцияләр залында рәсми жирәбә салу процедурасы башлана.

Татарстан данын Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган җырчы Айдар Сөләйманов яклаячак. Ул төрле халыкара һәм Бөтенроссия вокал конкурсларында үз көчен сынап караган инде.

Конкурста җиңүче дөньяның 12 илендә 100 миллион тамашачысы булган халыкара «TMB» телеканалында ел буе үз клибын күрсәтү мөмкинлеген һәм акчалата бүләк алачак.

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/38575-turkvizion-2014ne-24-ildә-40-kanal-kүrsәtәchәk.html

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев