Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Туган якта табылган бәхет

Борынгылар бер дә тикмәгә генә чит җирләрдә солтан булып яшәгәнче, туган төбәгеңдә олтан булуың хәерле, димәгәннәрдер. Чөнки бөтен гомерләрен файдалы хезмәткә, киләчәк буын яхшы, мул тормышта яшәсен өчен тырышкан кеше гомеренең көзенә аяк басканда да үзен икеләтә бәхетле хис итә.

Районыбызның Кече Укмас авылында туып үскән Хәмзә Сәфәров исемен бүген белмәүчеләр сирәктер. Алай гына да түгел, ул республикабызны, хәтта үзвакытында Советлар Союзын аркылы-буйга гизгән кеше. Барысына да кече яшьтән үк аның яхшы һөнәр сайлый белүенә бәйле.
Әтисе Һади абзый белән әнисе Гөлсем апа үзвакытында 3 улына да яхшы хезмәт тәрбиясе биреп, әдәпле итеп үстергәннәр. Хәмзә дә мәктәп елларыннан ук әти-әниләренә булыша. Инде 5 сыйныфны тәмамлагач, җәйге ял чорларында фермада маллар көтә. Әнә шулай итеп 8 сыйныфны тәмамлагач ул Корноухово авылындагы һөнәри училищега юл тота. Аннан кайткач колхозда комбайнда эшли, иксез-чиксез иген диңгезендә ашлык суктыра. Аннары Шумково авылындагы 7 нче механикалаштырылган күчмә колоннада тракторчы булып эшли башлый. Ә ул елларда бу оешманың тракторлары һәр авылга беркетелгән була. Хәмзә дә 3 елдан артык туган авылы кырларында җир эшкәртә, ашлама кертә, чәчүдә катнаша. Әмма озак та үтми бер төркем егетләр белән аны да авыл халкы олылап хәрби хезмәткә озатып кала. Туган авылында хезмәт күнекмәсе алуы һәм производстводан аерылмыйча автомобильчеләр курсында укуы аңа ерак Украина җирләрендә солдат хезмәтендә дә бик ярап куя. Махсус машина белән ул шәһәрдән очкычлар өчен ягулык-майлау материаллары ташый. Ә хәрби хезмәттән соң туган авылына кайтып янә тракторда эшли башлый. Нәкъ шул чорларда Бәтке авыл Советы рәисе булып эшкә килгән яшь кызга күзе төшә аның һәм озак та үтми алар Миннебикә белән гаилә корып җибәрәләр. Шуннан соң яшьләр әти-әниләренең фатихасын алып район үзәгенә күченеп киләләр. Хәмзә "Сельхозтехника" берләшмәсендә "ЗИЛ" автомашинасында эшли. Аннан соң озак та үтми үзенә районга кайткан яңа "КамАЗ" автомашинасын тапшыралар.Үз хезмәтен һәрвакыт пөхтә итеп зур төгәллек белән башкара ул. Бу хакта хезмәт кенәгәсендә язмалар да ачык сөйлиләр. Предприятиегә килеп ике ел эшләүгә инде 1976 елдан башлап һәр елда диярлек, хәтта икешәр-өчәр мәртәбә аңа төрле-төрле бүләкләр тапшыралар. Кенәгәдә Рәхмәт белдерү, Коммунистик ударнигы билгесе, Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр бирелү хакында бик күп язмалар теркәлгән. Ә үзе исә болар турында бер дә ачылып сөйләргә яратмый. Үтә дә зур тыйнаклык күрсәтеп, бары тик яхшы коллективта кайгыртучан, эшләгән кешенең кадерен белә торган Илья Иванов, Сергей Парфенов, Марс Шәмиев, Иван Токранов кебек җитәкчеләр белән эшләргә туры килде. Аларның ярдәме, җылы мөнәсәбәтләре миңа олы хезмәт үрләре яуларга булышты,-ди ул.
Үзе тырыш, ярдәмчел булган кешеләрнең дуслары, иптәшләре дә яхшы була, дип хак әйтә халык. Инде менә район сөт-май комбинатына эшкә күчкәч тә, биредәге җитәкчеләр дә аны бик тиз үз итәләр, яраталар.
-Хәмзә Сәфәров безнең коллективның йөзек кашы. Аңа теләсә нинди катлаулы һәм җаваплы эшне ышанып тапшырырга була. Ул бервакытта да кыенлыклар алдында югалып, каушап кала торганнардан түгел,- ди сөт-май комбинаты директоры Камил Садыйков.
Әнә узган елгы корылыклы авыр елда да Хәмзә үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтергә өлгергән. Күрше өлкә, республикалардан терлек азыгы ташуда аеруча нәтиҗәле эшләгән. Ул бу көннәрдә дә автомашинасын көйләп яңа рейска чыгарга әзерли. Аңа 60 яшь тулса да коллектив эшчәннәре әле аны тиз генә лаеклы ялга озатырга ашыкмыйлар. Предприятиядә ул берүзе әллә ничә автомобильчегә тора. Бернидән шикләнмичә, хәтта чит илгә дә үзен командировкага җибәрергә мөмкин, диләр. Хезмәттә генә түгел, шәхси тормышында да һәрвакыт күпләргә үрнәк булып яши ул. Тигез, матур тормышта ике малай тәрбияләп үстергәннәр. Бүген инде оныкларын да әдәпкә, тәртипкә, хезмәткә өйрәтәләр алар.

Рәсемдә: коллективның алдынгы автомобильчесе Хәмзә Сәфәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев