Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Туган нигезенә баш иеп...

Якташыбыз, олпат шагыйрь Равил Фәйзуллин үзенең гомер бәйрәмен-әдәбият көннәре кысаларында, туган төбәгеннән-Балык бистәсе мәктәп-авылларындагы очрашулардан башлап җибәрде. Дөрес, мондый олы бәхет Югары Тегермәнлек, Котлы Бөкәш, Юлсубино төбәкләренә һәм Балык бистәсе үзәгенә генә тиде. Ни әйтсәң дә, танылган шәхесне Әлмәт, Казан, Мәскәү шәһәрләрендәге аның тормышы, иҗаты белән бәйле чордашлары, әдәбият сөючеләр...

Якташыбыз, олпат шагыйрь Равил Фәйзуллин үзенең гомер бәйрәмен-әдәбият көннәре кысаларында, туган төбәгеннән-Балык бистәсе мәктәп-авылларындагы очрашулардан башлап җибәрде. Дөрес, мондый олы бәхет Югары Тегермәнлек, Котлы Бөкәш, Юлсубино төбәкләренә һәм Балык бистәсе үзәгенә генә тиде. Ни әйтсәң дә, танылган шәхесне Әлмәт, Казан, Мәскәү шәһәрләрендәге аның тормышы, иҗаты белән бәйле чордашлары, әдәбият сөючеләр белән биниһая очрашу-чаралар көтүе мәгълүм. Иң куанычлысы, ул үзенең иҗатташ дуслары белән районыбызда булган урыннарда бик матур хатирәләр, тәэссирият бүләк итеп калдырды. Ә иҗатташ дусларына килгәндә, кемнәр генә юк иде алар арасында: Татарстанның халык шагыйрьләре Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай премиясе лауреатлары Зиннур Мансуров, Мөхәммәт Мирза, Ркаил Зәйдулла, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, аның урынбасары Вакыйф Нуриев, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Флера Тарханова, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Илгизәр Исламов, Әхмәт Кәримов, Фәрит Мирзануров, "Татар кызы" конкурсы лауреаты Энҗе Шәйморзина, скрипкачы Дилә Закирова һәм башкалар. Кунаклар юбилярның язмышына, тормышына, иҗатына бәйле кызыклы чыгышлар тәкъдим итсәләр, якташлары аның шигырьләрен зурлап сәхнәгә күтәрделәр. Бу очрашулардан һәр ике як та рухи канәгатьләнү хисе кичерде, шагыйрь үз төбәгендә, туган туфрагыннан янә бер олы бәһаләнү алып китте.
равил фәйзуллин (уртада) иҗатташ дуслары белән котлы бөкәш мәктәбе музеенда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев