Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Товар күп, бәя үтемле

Дөресен әйтергә кирәк, райондашларыбыз халыкара Өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкәне елның-елында көтеп алалар. Быел да шулай булды.

Халык иртә таңнан ук район үзәгенә агыла башлады. Иртә килсәң уңасың дигәндәй, бик күпләр бакчаларында уңыш түбән булганлыктан, бәрәңгегә чиратка тезелде. Ярминкәдә шулай ук рулонланган салам, печәннән башлап барысы да бар иде. Күп еллардан килгән күркәм гадәт буенча авыл хуҗалыгы техникумы райондашларга үз хәзинәсендә булганның барысын да алып чыккан. Үз җирлегебездә җитештерелгәнгәме сорау да зур шул. Карабодай ярмасы, бодай, борчакны бик тиз алып бетерделәр. Биредә шулай ук фермерларыбыз да үз товарлары белән сату итте. Район сөт-май комбинатында эшләнгән май, каймак, сыр, эремчеккә чиратка тезелүчеләр дә күп иде.
Сәүдә рәтендә, билгеле инде, күпчелек урынны "Кама" кулланучылар берлеге биләде. Алар үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы товарлары һәм ипи-булка, камыр ризыклары белән сату иттеләр.
Ярминкәдә эре хуҗалыклар һәм фермерлар гына түгел, мәктәп коллективлары да үз көчләре белән җитештергән товарны күпләп алып килгән иде. Ярминкәдән, мөгаен, берәү дә буш кул белән китмәгәндер. Чөнки сатуда җаның теләгәннең барысы да бар. Берәүләр үз гаиләсенә җитәрлек күләмдә кышлык бәрәңге, май, ит артыннан чиратка тезелсә, икенчеләр көнкүреш товарлары алырга ашыкты. Бер сүз белән әйткәндә, быелгы көзге ярминкә һәркем күңеленә хуш килде. Чөнки анда товар да күп, бәясе дә күпкә арзан, үтемле иде.
Ярминкәдән күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев