Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тормыш юлын барлап...

Аның кебек зур хезмәт стажы булган кешеләр күп түгел бездә. Корбан Хөсәен улы Хөсәеновның 53 ел хезмәт стажы бар. Аның 46 елын җитәкче урыннарда эшләгән ул. Кайда гына эшләсә дә, хөрмәт казанган. Корбан Хөсәенов 1930 елда Теләче районының Олы Нырсы авылында туа. Аңа 3 яшь булганда гаиләсе Балык бистәсенә күченеп...

Аның кебек зур хезмәт стажы булган кешеләр күп түгел бездә. Корбан Хөсәен улы Хөсәеновның 53 ел хезмәт стажы бар. Аның 46 елын җитәкче урыннарда эшләгән ул. Кайда гына эшләсә дә, хөрмәт казанган.
Корбан Хөсәенов 1930 елда Теләче районының Олы Нырсы авылында туа. Аңа 3 яшь булганда гаиләсе Балык бистәсенә күченеп килә. Гаиләдә аннан башка тагын 5 кыз үсәләр. Әтиләре мех-күн чималы әзерләү белгече була. Сугыш башланганда аңа склад мөдире буларак бронь бирелә. Аны 1944 елда гына армиягә алалар. Урынына кеше тапмагач, складны 15 нче яше белән бара торган Корбанга тапшыралар. Бу җаваплы эштә сынатмый егет. Хәзерләүләр конторасы халыктан тире, йон, шулай ук бал, бәрәңге һәм башка продуктлар җыя. Аларны Казан, Чистай, Уфа шәһәрләренә җибәрәләр.
Корбан укуын әтисе кайткач кына дәвам итә. Аннары тагын хәзерләүләр конторасында эшли. 21 яшендә аны авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе итеп сайлыйлар. Бер елдан соң Корбан Совет Армиясе сафларына китә. Волжск техник училищесында авиамеханик белгечлеге алып Краснодардагы штурманнар мәктәбенең һава частендә хезмәт итә.
Армиядән кайткач К.Хөсәеновны хәзерләүләр конторасы җитәкчесе итеп билгелиләр. Контора ул вакытта колхозчылардан сөт, ит, йомырка, йон, шулай ук мөгезле эре терлек, сарыклар җыя. 1962 елда аңа тагын да җаваплырак эш йөклиләр. "Шомбыт" совхозына директор итеп куялар. Бу зур хуҗалыкта алны-ялны белми эшли Корбан Хөсәенович. Иртә таңнан терлекчелек фермаларындагы, кырлардагы эшнең барышын тикшерә ул. Һәркөнне диярлек хуҗалыкта туган проблемаларны хәл итә. Совхоз эшчеләре өчен тораклар төзетә. Ул елларда складлар, терлек абзарлары да күп төзелә.
1968 елда сәламәтлеге какшап киткән Корбан Хөсәенович гаиләсе белән Балык бистәсенә кайта. Бераз дәваланганнан соң аны кирпеч заводы директоры итеп куялар. Биредә дә шактый уңышларга ирешә ул. К.Хөсәенов җитәкчелек иткән елларда производство тулысынча диярлек механизацияләнә. Кул эшләре киметелә. Кыш көне кирпеч җитештерү тукталгач, яңа транспортерлар, двигательләр куялар. Нәтиҗәдә хезмәт җитештерүчәнлеге берничә тапкырга арта. Кирпеч заводының Котлы Бөкәш, Күгәрчен авылларындагы филиалларында да реконструкция үткәрелә.
Күп тә үтми Корбан Хөсәеновичны район кулланучылар җәмгыяте рәисе итеп сайлыйлар. Авыл үзәгендәге сәүдә рәтләре, ашханә, кулланучылар җәмгыяте биналары, "Идел" кафесы-барысы да аның җитәкчелегендә төзеләләр. Ул елларда барлыгы 36 сәүдә һәм җәмәгать туклануы объекты сафка бастырыла. Алар арасында Олы Елга, Бәтке, Рус Әшнәге һәм башка авыл кибетләре бар. Районны азык-төлек һәм промышленность товарлары белән тәэмин итү елдан-ел яхшыра. Халыкка тантаналы кичәләр, юбилейлар, туйлар үткәрү өчен шартлар тудырыла. Ашханә һәм кафеда хезмәт күрсәтү яхшыра. Кибетләрдә товарларның ассортименты байый. "Мебель", "Авыл хуҗалыгы продуктлары", "Универмаг", "Хуҗалык товарлары" һәм башка махсус кибетләр ачыла.
Корбан Хөсәенович 6 мәртәбә район Советы депутаты булып сайлана. Район кулланучылар җәмгыятен лаеклы ялга чыкканчы җитәкли ул. Пенсиягә чыккач та саклык банкы идарәчесе итеп билгелиләр үзен. Биредә аны яхшы җитәкче, тәҗрибәле икътисадчы буларак әле дә булса искә алалар. Бары тик 67 яшендә генә лаеклы ялга китә ул. Хатыны Луиза белән 54 ел гомер кичерәләр. Хәзер дә бер-берсенә терәк булып яшиләр. Нык сәламәтлек, иминлек телибез аларга.
Рәсемдә: Корбан Хөсәенов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев