Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тормыш учагы янган җирдә

Күптән түгел "Дельфин" спорт комплексында ике пенсионерлар коллективы очрашты. Лаеш районының А.Денежкин исемендәге «Шәфкатьлелек Ордены» клубы әгъзалары безнең районның "Сәламәт бул" клубына кунакка килделәр. Максатлары безнең ветераннарның ничек яшәүләре белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу. "Сәламәт бул" клубында катнашучылар кунакларга спорт белән шөгыльләнә, сәламәтлекләрен ныгыта, ярышлар үткәрелә торган залларны күрсәттеләр. -Тормышта...

Күптән түгел "Дельфин" спорт комплексында ике пенсионерлар коллективы очрашты. Лаеш районының А.Денежкин исемендәге «Шәфкатьлелек Ордены» клубы әгъзалары безнең районның "Сәламәт бул" клубына кунакка килделәр. Максатлары безнең ветераннарның ничек яшәүләре белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу.
"Сәламәт бул" клубында катнашучылар кунакларга спорт белән шөгыльләнә, сәламәтлекләрен ныгыта, ярышлар үткәрелә торган залларны күрсәттеләр.
-Тормышта ике учак яна диләр бит. Берсе якты булып ялкынланып дөрли, икенчесе пыскып кына тора. Яктылык та юк аннан, җылылык та. Бары тик төтен генә. Кеше тормышы да нәкъ шулай бит. Һәм, әлбәттә, бик күпләрнең беренче учакка якынаясылары килә инде. Безнең "Сәламәт бул" клубында да тормыш учагы яна. Безгә якташларыбыз да, башка районнан да кешеләр тартыла. Ә бу безнең күңелләрне тагын да күтәрә,-диде клуб җитәкчесе Нина Федоровна Мусина.
Кунакларны Россия пенсионерлар союзының җирле бүлеге рәисе А.Автономов һәм ветераннарның район Советы президиумы әгъзасы К.Ильясова сәламләделәр.
-Сезне тормыш тәҗрибәгез, һәр эштәге җаваплылыгыз, район һәм республиканың җәмәгать, мәдәни тормышында актив катнашуыгыз безнең яшьләр өчен уңай үрнәк булып тора. Һәр көнегезнең тыныч һәм аяз булуын телим, йортыгыздан шатлык китмәсен,-диде Кадрия Харисовна.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев