Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Үткән еллар балкышы

Узган атнада Арча шәһәрендә республика ветераннары арасында үзешчәннәрнең зона ярышы үтте. Анда Балык бистәсе коллективлары да катнашты. Балык бистәсендә иҗат берләшмәләрендә шөгыльләнүче өлкән яшьтәгеләр шактый. Кыска гына вакыт эчендә "Калинушка" рус хоры белән "Өмет" фольклор ансамбле зур популярлык казанды. Ихлас күңелләреннән җырлап-биеп күңел ачу безнең халыкның канында саклана. Фестивальнең төп...

Узган атнада Арча шәһәрендә республика ветераннары арасында үзешчәннәрнең зона ярышы үтте. Анда Балык бистәсе коллективлары да катнашты.
Балык бистәсендә иҗат берләшмәләрендә шөгыльләнүче өлкән яшьтәгеләр шактый. Кыска гына вакыт эчендә "Калинушка" рус хоры белән "Өмет" фольклор ансамбле зур популярлык казанды. Ихлас күңелләреннән җырлап-биеп күңел ачу безнең халыкның канында саклана.
Фестивальнең төп максаты ветераннар иҗаты белән бәйле үзешчәннәр эшен үстерү, аларны җәмәгать эшенә тарту һәм милли культурабызны югалтмау белән бәйле иде. Үз чиратында болар бар да үсеп килүче буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, балалар белән яшүсмерләрне данлы үткәннәр мисалында формалаштыру. Балыкбистәлеләр ярты сәгатьлек фестиваль программасын бик җентеләп әзерләгәннәр. Һәр ике ансамбль дә уңышлы чыгыш ясады. Концертта вокальчылар А.Автономов, Г.Хроленко, Э.Закиров һәм шулай ук Р.Гыйлаҗетдинова белән Г.Фәйзрахманов дуэтлары уңышлы чыгыш ясадылар. В.Решетилова, Ф.Габдрахманова күренекле шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар, С.Кузнецов татар биюен аеруча уңышлы башкарды. Тамашачылар барысын да көчле алкышлар белән бәяләделәр. Балык бистәсе үзешчәннәре Арча ветераннар советының Рәхмәт хаты, фестивальнең зона турында катнашучылар махсус Дипломнар белән бүләкләнделәр. Жюри иң яхшы концерт номерларын фестивальнең йомгаклау гала-концертына сайлап алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев