Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Үткән атнада Балык бистәсе район мәдәният йортында "Татар кызы" бәйгесе булып узды [ФОТО]

Татар кызы диюгә, күз алдына сылу гәүдәле, уңган, чибәр, тыйнаклыгы күз карашында ук чагылган сөйкемле кыз бала килеп баса.

Район Мәдәният йортында узган "Татар кызы" бәйгесендә катнашучы кызлар да әнә шул матурлыкка, асыл сыйфатларга ия иделәр. "Ак калфак" район иҗтимагый оешмасы рәисе Фирдания Әхмәтҗанова тәкъдиме һәм район хатын-кызлар оешмасы, район мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылган "Татар кызы" бәйгесенең район күләмендә әле беренче тапкыр уздырылуы. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллин котлау сүзендә, бәйгене уздыруда ярдәм күрсәткән муниципаль район башлыгы Илһам Валеевка, иганәчелек сыйфатында булышкан Татарстан Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Альберт Фәхретдиновка тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм бәйгедә катнашучы кызларга уңышлар теләде.

Татар кызы... Бу исемдә
Күпме тылсым, күпме сер.
Нечкә билле бу сылуга,
Сокланып син бакчы бер!
Алып баручы әлеге шигъри юлларны укыганда сәхнәгә бер-бер артлы бәйгедә катнашучы кызларыбыз чыкты. Беренче турдагы, 15 яшьтән 25 яшькәчә, 16 кыз арасыннан финалга үткән Фирүзә Гыйльметдинова (Олы Елга), Рузинә Шәйдуллина (Котлы Бөкәш) Айгөл Шакирова (Балтач), Зилә Габдрахманова (Олы Солтан), Алия Насыйбуллина (Балык бистәсе гимназиясе), Зилә Вәлиева (Яңа Арыш), Илвена Кәримова (Югары Тегермәнлек), Алинә Әхмәтвәлиеваны (Балык бистәсе икенче мәктәбе) тамашачы көчле алкышлар белән каршылады.
Бәйге берничә өлештән торды. Үзең турында таныштыру, уңган хуҗабикә икәнлегеңне күрсәтү, татар мәдәниятын, тарихын яхшы белү, талантыңны ачу-һәммәсе дә тамашачы, жюри хөкеменә җиткерелде. Кызларның берсеннән-берсе матур, зәвык белән тегелгән милли киемнәрдән чыгыш ясаулары, сәхнәдә үзләрен тыйнак тотулары күңелгә аеруча якын иде. Иҗади биремне үтәгәндә дә сынатмады кызлар. Кемдер үзенең матур тембрлы тавышы белән таң калдырды, икенчесе нәфис сүз осталыгындагы сөйләү аһәңлеге белән алдырды, кайберәүләр исә сәхнәдә оригиналь биюләре белән тамашачыны үзенә каратты.
"Әбием сандыгы" дип аталган өлештә кызлар сандыктан алынган читек, чиккән сөлге, кулъяулык, чабата, альяпкыч, калфак, чулпы, шәлъяулыклар хакында тамашачыга шактый бай мәгълүмат җиткерделәр. Өй эше итеп бирелгән "Уңган хуҗабикә" биремендә исә өйдә пешереп алып килгән тәмледән-тәмле ризыкларны жюрига тәкъдим иттеләр.
Экрандагы видеосюжеттан аларны ничек әзерләүләре турында күрергә мөмкин булды. Фирүзә пешергән гөбәдия, Рузинә әзерләгән кош теле, Айгөлдән пәрәмәч, Зиләдән коймак, Алиядән кыстыбый, Зиләдән бавырсак, Илвенаның чәкчәге, Алинәдән килгән өчпочмаклар жюри өстәленә тезелде. Хуш исле ризыкларда кызларыбызның уңганлыгы күренде, җан җылысы тоемланды. Шушы милли ризыкларда татар халкының гасырлар буе тупланып килгән гореф-гадәтләре, кунакчыллыгы чагылды.
Афәрин, диде тамашачы алкышлар белән. Күзләр матурлыкны, уңганлыкны күреп сокланды, күңел алар белән горурланды. Жюрига да бәйгедә катнашучылар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу ансат булмагандыр. Кызларның барысы да мактауга, хуплауга лаеклылар иде. Шуңа да һәркайсы аерым номинациядә җиңүчеләр итеп билгеләнде, бүләкләнде. Ә инде "Татар кызы" бәйгесенең җиңүчесе дип Балык бистәсе 2 нче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алинә Әхмәтвәлиеваны игълан итү жюри әгъзаларының гаделлеген янәдән бер кат раслады. "Ак калфак" район иҗтимагый оешмасының рәисе Фирдания Әхмәтҗанова җиңүчегә махсус приз-калфак кидертте һәм Диплом тапшырды.
"Татар кызы" бәйгесе ахырынача чаклы матур узды. Монда кызларны җыр-биюгә, сәхнәгә чыгарга әзерләгән район мәдәният йорты хезмәткәрләренең өлешен дә әйтеп үтү кирәк. Шулай ук бәйрәм кунаклары Илназ Минвәлиев, Алмаз Сафинның тамашачыга җырлар бүләк итүләре, "Камские звездочки" төркеме башкарган биюләр, "Рәйхан" курайчылар ансамбле чыгышы да кичәне баетты, аңа үзенчәлекле ямь өстәде.
Бу көнне Мәдәният йортына килүчеләр фойедагы татар милли киемнәр күргәзмәсенә, андагы бизәкле челтәр, тукыган сөлге, чиккән кулъяулыкларга, кул эшләнмәләренә игътибар итми калмагандыр. Искитмәле җыйнак комганнар ясап күргәзмәгә куйган Илгизәр Җәләлов, калфак чигү буенча мастер-класс үткәргән Рәмзия Фәттахова, гармун телләренә татар халкының моңын күчереп, аны тыңлаучыга җиткергән Вакыйф Мингалиев кебекләрне татарның милли рухын саклаучы, аның традицияләрен яшь буынга җиткерүче остазлар дияргә дә хаклыбыз.
Ә инде бәйгедә катнашучыларның бүгенге татар кызы матурлыгын, сөйкемлелеген, уңганлыгын сәхнәдә күрсәтә алуларына тамашачы аеруча рәхмәтле калды. Киләчәктә дә күңел дөньягыз якты, бай булсын, кызлар!
Фәрвәз Каюмова.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X