Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Театр яктылыкка, нурга илтә...

2014 елның мәдәният елы итеп билгеләнүе әлеге өлкәдә эшләүче хезмәткәрләргә җаваплылыкны бермә-бер арттырды. Ә сәнгатьне яраткан, аңа җаны-тәне белән гашыйклар районыбызда бик күп. Мин, шәхсән, бер генә спектакльне дә күз уңыннан ычкындырмыйм. Бәлки моңа үземнең режиссер булуым да этәргеч ясыйдыр. Чөнки һәр спектакль үзенчә бер яңалыгы белән сәхнәгә чыга. Әле...

2014 елның мәдәният елы итеп билгеләнүе әлеге өлкәдә эшләүче хезмәткәрләргә җаваплылыкны бермә-бер арттырды. Ә сәнгатьне яраткан, аңа җаны-тәне белән гашыйклар районыбызда бик күп.

Мин, шәхсән, бер генә спектакльне дә күз уңыннан ычкындырмыйм. Бәлки моңа үземнең режиссер булуым да этәргеч ясыйдыр. Чөнки һәр спектакль үзенчә бер яңалыгы белән сәхнәгә чыга.

Әле шушы көннәрдә Юлсубино Мәдәният йортында мәктәп укучылары көче белән куелган Абдулла Әхмәтнең дүрт пәрдәлек "Үги кыз" драмасын карарга туры килде. Талгын музыка астында пәрдәнең ачылуы, декорациянең бизәлеше, үзешчән артистларның сәхнәдә образга кереп уйнаулары беренче карашта ук үз матурлыгында тоемланды. Залдагы тамашачы алар белән борчылды, алар белән шатланды. Көчле алкышлар исә үзешчәннәрнең, аерым алганда, әлеге спектакльне сәхнәгә куйган Мәдәният йорты җитәкчесе Әминә Гатиятованың хезмәтен бәһаләде.

8 сыйныф укучысы Айгөл Шакирова, 9 сыйныф укучылары Ринат Сөниев, Ләйсән Шәмсетдинова, Алинә Сөниева, Зөһрә Мостафиналарның образга кереп уйнауларын мин зур җиңү дияр идем. Афәрин, егетләр-кызлар! Татар театрына булган әлеге ныклы адымнар сезне тормышта да адаштырмыйча олы юлга алып чыксын иде.

Рифкать Галиев,

район халык театры режиссеры.

Рәсемдә: спектакльдән күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X