Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Татарстан башкаласында I Халыкара хатын-кызлар конгрессы бара

21-22 август көннәрендә Казанда "Хатын-кызлар хәрәкәте һәм бүгенге дөнья" I Халыкара хатын-кызлар конгрессы үткәрелә.

Конгресста Россия, Кытай, Бенин, Швейцария, Бразилия, Боливия, Руанда, Швеция, Бөекбритания, Иран, Алжир, Нигерия, БДБ илләренең - барлыгы 2 дистәдән артык дәүләтнең икътисад, сәясәт, бизнес һәм мәгариф өлкәләрендә әйдәп баручы 400дән артык хатын-кызы катнаша.

Катнашучылар һәм спикерлар арасында илчеләр, дипломатлар, компанияләр башлыклары һәм топ-менеджерлары, төрле дәрәҗәдә булган депутат хатын-кызлар, дәүләт хакимияте органнары, фондлар һәм иҗтимагый оешмалар, шул исәптән дөньякүләм оешмалар җитәкчеләре бар. Аерым алганда, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган белешмә буенча, "Гаилә" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү республика мәгълүмати-методик үзәге эшчәнлеге хакындагы доклад белән аның җитәкчесе Татьяна Журавлева чыгыш ясаячак.

I Халыкара хатын-кызлар конгрессы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федерация Советы, РФ Дәүләт Думасы, Евразия икътисади комиссиясе һәм Казан каласы мэриясе ярдәмендә үткәрелә, дип хәбәр итә аны оештыру комитеты.

Конгресс бүген "Корстон" комплексында эшен тантаналы рәвештә башлап җибәрә.

Көн азагында "Хатын-кызлар хәрәкәте һәм бүгенге дөнья" I Халыкара хатын-кызлар конгрессы резолюциясе кабул ителәчәк.


Искәртеп үтәбез: конгрессның темасы башта "Хатын-кызлар - кешелекнең стратегик ресурсы" дип билгеләнгән булган.

(http://intertat.ru/tt/novosti/item/35461.html)

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X