Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!»

Республиканың "Киләчәк" мәгарифне үстерү программасы нигезендә балаларга рус теле һәм татар телен өйрәтүнең заманча ысуллары булдырылды. Әлеге укыту-методик комплект дәреслектән, эш дәфтәреннән, аудио һәм видео җыентыклардан, татар һәм рус телләрендәге матур әдәбият әсәрләре җыентыгыннан, күрсәтмә һәм кулланма әсбаплардан тора. Болар барысы да районыбыз балалар бакчаларына кайтарылды. Шуның нигезендә узган атнада...

Республиканың "Киләчәк" мәгарифне үстерү программасы нигезендә балаларга рус теле һәм татар телен өйрәтүнең заманча ысуллары булдырылды. Әлеге укыту-методик комплект дәреслектән, эш дәфтәреннән, аудио һәм видео җыентыклардан, татар һәм рус телләрендәге матур әдәбият әсәрләре җыентыгыннан, күрсәтмә һәм кулланма әсбаплардан тора. Болар барысы да районыбыз балалар бакчаларына кайтарылды. Шуның нигезендә узган атнада район үзәге "Березка" балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләренең семинар-киңәшмәсе булып узды. Әлеге киңәшмәнең төп максаты яңа укыту-методик комплектларына нигезләнеп балалар бакчаларында республикабызның дәүләт телләрен өйрәтүнең торышын өйрәнү һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашу иде.


Семинар-киңәшмәдә катнашучыларны "Березка" мәктәпкәчә балаларга белем бирү учреждениесе мөдире Розалия Габитова көн тәртибе, балалар бакчасы коллективы алдында торган бурычлар белән таныштырды. Ә музыкаль сәламләү өчен сүз зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче балаларга бирелде. Алар рус һәм татар телләрендә җырлар башкардылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. "Созвездие-Йолдызлык" конкурсының район турында җиңү яулаган Камилә Габдриеваның җырлавы исә күпләрдә соклану уятты.


Соңыннан татар гаиләсендә тәрбияләнүче балаларга ана теленнән дәрес бирүче тәрбияче Әнисә Зарипова "Башта хезмәт-аннары хөрмәт" темасына мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән ачык шөгыль күрсәттеләр. Туган телгә өйрәтү һәм сөйләм телен үстерүдә Әнисә Галиева белем бирүнең төрле алымнарын, чараларын куллана. Матур әдәбият, халык иҗаты, күрсәтмәлелек-болар барысы да балаларны туган телгә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия. Шул ук мәктәпкә әзерлек төркеменең рус гаиләсендә тәрбияләнүче балаларга татар теленнән дәрес бирүче Лилия Хамматова да эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның ачык шөгыле "Туган көнгә бүләк" дигән темага багышланган иде. Рус телле балаларга татар телен өйртүгә караган укыту-методик комплектлар югары дәрәҗәдә эшләнгән. Аларны педагог үзе тирәнтен үзләштергәннән соң гына уңай алымнарны кулланып эшләү нәтиҗәсендә балаларга татар телендә матур итеп аралашу, тиешле күләмдә сүз байлыгы барлыгын күрсәтә. Ә инде актив сүзләр, сөйләм үрнәкләре саны мәктәпкә әзерлек төркемен тәмамлаучы балаларда 167 сүзгә җитә.


Укыту-методик комплектларын әзерләүче авторларның күрсәтмәләре буенча белемнәр көн дәвамында ныгытылырга тиеш. Семинар барышында тәрбиячеләр Надежда Маркелова һәм Ольга Лаврентьева да балалар белән татар телендә аралашып үзләренең татар телен тиешле дәрәҗәдә белүләрен расладылар. Чөнки рус тәрбиячеләренең татар телен белүе бүгенге көн таләпләренең берсе. "Изучаем русский язык" укыту-методик комплектларын кулланып эшләүләре белән Күгәрчен авылы "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Фәния Фатыйхова белән Яңа Арыш "Әйлән-бәйлән" балалар бакчасы тәрбиячесе Алинә Садыйкова да үз тәҗрибәләрен уртаклаштылар.


Семинар-киңәшмәдә 2012-2013 уку елы ахырында эшләгән эшләргә нәтиҗә ясап, балаларга ике дәүләт телен өйрәтүнең тиешле югарылыкта үткәнен дәлилләп, диагностик тикшерүләр уздыру кирәклеге хакында да искәртелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев