Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Тамырларда безнең шагыйрьлек”

Бу көннәрдә районыбыз мәктәпләрендә Тукай атналыгы бара. Юлсубино мәктәбендә дә бу уңайдан 5-6 сыйныф укучылары тарафыннан Галимҗан Гыйльмановның "Булат нигә яхшы укый?" әсәре сәхнәләштерелгән, "Тукай-безнең күңелләрдә" әдәби-музыкаль композиция, китап укучылар конференциясе, тамчы-шоу интеллектуаль уены үткәрелгән. Һәм болардан тыш, чәршәмбе көнне, укучыларның якташ шагыйрьләр белән очрашуы да үзгә матурлыкта оештырылды. Балаларда...

Бу көннәрдә районыбыз мәктәпләрендә Тукай атналыгы бара. Юлсубино мәктәбендә дә бу уңайдан 5-6 сыйныф укучылары тарафыннан Галимҗан Гыйльмановның "Булат нигә яхшы укый?" әсәре сәхнәләштерелгән, "Тукай-безнең күңелләрдә" әдәби-музыкаль композиция, китап укучылар конференциясе, тамчы-шоу интеллектуаль уены үткәрелгән. Һәм болардан тыш, чәршәмбе көнне, укучыларның якташ шагыйрьләр белән очрашуы да үзгә матурлыкта оештырылды. Балаларда әдәбиятка, шигърияткә карата мәхәббәт уятуда җанлы аралашуның мөһимлеген әнә шулай үз эшләрендә дәлилләде мәктәп коллективы.

Очрашуга Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар берлеге әгъзасы Рәсимә Гарифуллина һәм районыбызда яшәп иҗат итүче, күп китаплар авторы Гөлнур Архипова-Әхмәдуллина чакырылган иде. Мәктәп бусагасыннан эчкә атлауга иң элек бөек Тукайның үткәнен тасвирлап төзелгән фотокүргәзмә үзенә җәлеп итте. Гөлләр белән бизәлгән иркен, якты уку заллары, сөйкемле елмаюлы укучылар, җанга җылы өрердәй мохит-һәркемне шигырь бәйрәменә дәште сыман.

Кичәне ачып җибәргән татар теле һәм әдәбият укытучысы Фәридә Әхмәдиева залдагы тамашачыларны килгән кунаклар белән якыннан таныштырды. Әлбәттә бу рәсми төстә генә иде. Чөнки укучылар Рәсимә һәм Гөлнур апалары иҗатын тирәнтен өйрәнгәннәр. Сүз аларга бирелүгә тамаша залына шигъри тәлгәшләр сибелде. Инзилә Сәлахиева (7 сыйныф укучысы) һәм Энҗе Хәйруллинаның (8 сыйныф) аралашуны җанлы итеп алып баруы араларны тагын да якынайтты. Шагыйрәләргә сораулар яуды, аларны кабат хыяллар иленә кайтарды укучылар.

Гөлнур Архипова укучыларны үзенең шигырьләре һәм прозадагы иҗат җимешләре белән таныштырды. Ә Рәсимә Гарифуллина иҗатына китапханәче Нәзирә Миннеханова китап укучы күзлегеннән анализ ясады, аның "Китапханәче сүзе" шигырен тамашачыга җиткерде.

Кичәдә үзешчән композитор Халидин Әхәтовның катнашуы исә бәйрәмгә үзгә матурлык өстәде. Гармун күрекләреннән үзәкләрне өзәрдәй моң агылды. Рәсимә Гарифуллинаның иҗатын шигърияттә дип кенә белгән укучылар, бу көнне аның җырга булган талантына таң калдылар.

Бәйрәм әнә шул рәвешле дәвам итте. Берәүне дә ялыктырмаган кичәдә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Ә кунаклар исә үз шигырьләренең яңгырашын балалар авызыннан ишеттеләр, хис-кичерешләрдә рәхмәтләрен җиткерделәр. Шагыйрәләрнең укучыларга автографлар белән китапларын бүләк итүе, истәлеккә фотога төшүе исә кичәнең янә бер гүзәл мизгеле булгандыр. Мәктәп директоры Нияз Гариповның: "Әдәбият-сәнгатьне яратканнарның күңеле бары матурлыкны гына күрә. Тукай белән бергә килгән яз җылысы, шигърият бәйрәмнең якты нуры дәвамлы булсын иде", дигән уй-теләкләре һәммәбезнеке белән дә уртак иде бу минутларда.

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев