Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тамашалар ташкыны

*Илдус Садыйков җитәкләгән Котлы Бөкәш Мәдәният йортын шушы төбәкнең мәдәни үзәге дип атарга мөмкин. Биредә истәлекле бәйрәмнәр уңаеннан күңелле тамашалар еш оештырыла,-дип хәбәр итә безгә Диләрә Гарифуллина. *Тәб. Чаллы клубы һәм китапханәсе оештырган тамаша да күпләр күңелендә озак сакланыр, мөгаен. Биредә Биектау клубы мөдире Равил Әхмәтгалиев, Ямаш клубы җитәкчесе Ринат...

*Илдус Садыйков җитәкләгән Котлы Бөкәш Мәдәният йортын шушы төбәкнең мәдәни үзәге дип атарга мөмкин. Биредә истәлекле бәйрәмнәр уңаеннан күңелле тамашалар еш оештырыла,-дип хәбәр итә безгә Диләрә Гарифуллина.
*Тәб. Чаллы клубы һәм китапханәсе оештырган тамаша да күпләр күңелендә озак сакланыр, мөгаен. Биредә Биектау клубы мөдире Равил Әхмәтгалиев, Ямаш клубы җитәкчесе Ринат Гәләвиев, Котлы Бөкәш клубына Рафис Задин, Илфат Вәлиев, Радик Галимов, Ирек Шәрәфиев, Алмаз Гаянов һәм башка күп кенә әфганчыларны, аларның әниләрен чакырып күңелле тамаша оештырдылар. Ул популяр җырлар белән үрелеп барды.
*Балыклы Чүкәй Мәдәният йортында тамашачыга Бәтке авыл җирлегеннән Кече Укмас авыллары үзешчәннәре чыгышы аеруча ошаган, аларны кат-кат алкышлар белән сәхнәгә чакырганнар.
*Рус Әшнәге клубында Май чабу бәйрәме уңаеннан өлкәннәргә зур хөрмәт күрсәтелгән. Ул авыл җирлеге һәм эшмәкәрләр Равил Назимов, Алсу Сәләхова, Габделхан Имамиевның матди ярдәме белән оештырылган. Авыл клубында өлкәннәр чәй табыны артында үзләренең яшьлек хатирәләрен яңартканнар. Табында бәйрәм ризыгы коймак булган.
*Шушы көннәрдә генә Ямаш авылы Мәдәният йортында күңелле концерт тамашасы оештырганнар. Ара ерак дип тормаганнар, Биектау, Яңа Сала, Чаллыбаш авыллары үзешчәннәре менә дигән тамаша әзерләп килгәннәр. Залда утыручылар үзешчән артистларны кат-кат көчле кул чабулар белән каршылаган.
*Таулар авылында үткән Шомырбаш, Алан-Полян урман хуҗалыгы үзешчәннәре концертына халык югары бәя биргән.Авыл клубында бер генә дә буш урын булмаган. Күрше төбәкләрдән дә килүчеләр күп булган. Авыл кешеләре үзешчәннәр чыгышыннан канәгатъ калган.
*Алан Полян авылы клубы мөдире Нина Муллина бер көнне ике бәйрәм үткәрелүе турында хәбәр итә. Иң элек авыл кешеләре Май чабу бәйрәменә җыелып тәмле чәй, кайнар коймак белән сыйланганнар. Кичен клубта Шомырбаш авыл җирлеге үзешчәннәре күңелле концерт тамашасы күрсәткәннәр.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X