Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тагын бер яктан ачылдылар

Район халыкны социаль яклау бүлегендә хезмәт куючыларның күпчелеге хатын-кызлар. Игътибарлылар да, ягымлылар да үзләре. Гозереңне минуты-сәгатендә үтәр өчен вакытларын кызганмаслар. Өлкән яшьтәгеләр рәхмәтен ирештереп бәйрәм хөрмәтенә газетага мәкалә хәзерлим дисәм, үзләрен бөтенләй башка яктан ачтым. Баксаң җыр сәнгатенә гашыйклар эшли икән биредә. Эштән соң калып концерт программасына хәзерләнәләр, аннан авылларга...

Район халыкны социаль яклау бүлегендә хезмәт куючыларның күпчелеге хатын-кызлар. Игътибарлылар да, ягымлылар да үзләре. Гозереңне минуты-сәгатендә үтәр өчен вакытларын кызганмаслар. Өлкән яшьтәгеләр рәхмәтен ирештереп бәйрәм хөрмәтенә газетага мәкалә хәзерлим дисәм, үзләрен бөтенләй башка яктан ачтым. Баксаң җыр сәнгатенә гашыйклар эшли икән биредә. Эштән соң калып концерт программасына хәзерләнәләр, аннан авылларга чыгып халыкка ял кичәсе дә оештыралар.
5 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Күгәрчен авылы Мәдәният йортында да әлеге бүлек хезмәткәрләре тарафыннан күңелле концерт куелды. Татар халкының моңы, нәфис сүз, рус-татар халык биюләре үз матурлыгы белән тамашачыга җиткерелде бу көнне. Сәхнәгә чыккан һәр үзешчәнгә рәхмәт йөзеннән көчле алкышлар яуды. Корноухово картлар йортында һәм "Акчарлак" приютында эшләүче хезмәткәрләрнең спектакльдән өзек куюы, юморга бай тамашалары да яратып кабул ителде.
-Узган ел да Тегермәнлек, Биектау, Яңа Арыш, Солтан авылларына килеп халыкка ял кичәләре оештырдык. Халык бик яратып кабул итте, рәхмәтле калды. Кызларыбызның тырышлыгы инде бу,-ди социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина, хезмәткәрләре белән горурланып
Әйе, авыл халкын игелекле гамәлләре белән куандыра белә социаль яклау хезмәткәрләре. Әлеге концертта да үзешчәннәр залдагы тамашачы белән берлектә эшләделәр, аларны сәхнәгә күтәрделәр. Актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Залдагылар арасыннан иң өлкән һәм иң нәни тамашачы билгеләнде. 80 яшенә чыккан Рәхилә апа да, әле өч яше дә тулмаган Сәет тә бүләксез китмәде бу көнне. "Бәхетле булсын һәркем" дип аталган концерт программасы әнә шулай шатлык та, рухи яктан бәхет тә өләште.
Авыл халкы бәйрәм кичәсеннән канәгать иде. Ул тамаша барышында ишетелгән көчле алкышлардан да, йөзләрдәге елмаюлы караштан да сиземләнде. Кичәдән таралышканда өлкән яшьтәге апаларның: "Менә булдырдылар ичмасам, бушлай нинди матур концерт куйдылар бит" дигән сүзләре исә җанга рәхәтлек өстәде.
Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев