Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тагын бер балкыдылар

9-24 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә XII төбәкара "Идел-йорт" халык театрларының йомгаклау фестивале булып узды. Анда фестивальнең зона турларында җиңгән 15 халык театры катнашты. Сәнгать бәйгесенә Татарстаннан тыш Башкортстанның Дүртөйле, Яңавыл районнары, Пермь крае Барда районы коллективлары да килгәннәр иде. Спектакльләр В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында, Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда 15...

9-24 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә XII төбәкара "Идел-йорт" халык театрларының йомгаклау фестивале булып узды. Анда фестивальнең зона турларында җиңгән 15 халык театры катнашты. Сәнгать бәйгесенә Татарстаннан тыш Башкортстанның Дүртөйле, Яңавыл районнары, Пермь крае Барда районы коллективлары да килгәннәр иде. Спектакльләр В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында, Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда 15 көн дәвамында бардылар.
Безнең Рифкать Галиев җитәкчелегендәге халык театры Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда Данил Салиховның "Коткарыгыз, каравыл!" комедиясен куйды.
-700 гә якын урынга исәпләнгән зал шыгрым тулды, малай. Бу кадәр халык җыелыр дип һич көтмәгән идек,-диде режиссер Рифкать Галиев. Тамашачылар һәрвакыттагыча бик җылы кабул иттеләр якташларыбызны. Автор Данил Салихов үзе дә килгән иде спектакльне карарга. Ул да әсәренең сәхнә укылышын, куелышын ошатты булса кирәк.
Әзһәр Шакиров, Гөлсем Исәнгулова кебек мәшһүр артистларыбыз һәм башка сәнгать осталарыннан торган жюри исә репертуарны бераз тәнкыйтьләсә дә, артистларның уйнау осталыгын бик югары бәяләгәннәр. Артистлар уйнавы дигәннән, янәшәмдә утыручы бер тамашачы: "Бу бабай шушы яшенә җитеп театр уйнап йөриме?",-дип сорап куйды. Кави бабайны уйнаучы Әнәс Низамовка нибары 54 яшь булуын әйткәч тел шартлатып куйды инде. "Мин Камалда да, күчмә дә бер генә спектакльне дә калдырмыйм. Ну, бабайларны болай оста уйнаучы кешене күргән юк иде әле". Хәер, Рузалия Нәгыймова (Минҗиһан), Гүзәл Дормидонтова (Сәрмәдия), Гөлия Кәримуллина (Рушания), ник санап торам соң, барысы да үз рольләрен Станиславскийчарак әйтсәк, ышандырырлык итеп уйнадылар. Рифкать Галиевне (Мөслих) әйткән дә юк инде. Профессионал!
Фестивальгә йомгаклар декабрь башында ясалачак. Беренче бәяләмәләр, тамашачыларның алкышларына карап фикерләсәк, безнең халык театрының да җиңүчеләр рәтенә басу өмете бар. Хәер, йомгак ясалсын инде. Шуннан соң театр алдында торган бурычлар, проблемалар турында җәелебрәк язарбыз әле.
Рәсемдә: спектакльдән күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев