Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Сугыш балалары искә ала”

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан Татарстан Республикасының ветераннар Советы "Сугыш балалары искә ала" проектын тормышка ашыра, китап чыгара башлады. Бу инициативага Татарстан Республикасы Журналистлар союзы ветераннары советы һәм Президиумы да кушылалар. Районыбызда яшәүче ветераннарның да сугыш турындагы хатирәләрен язып җибәрүләрен сорыйбыз: сугыш ничек башланды? Аны сез һәм...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан Татарстан Республикасының ветераннар Советы "Сугыш балалары искә ала" проектын тормышка ашыра, китап чыгара башлады. Бу инициативага Татарстан Республикасы Журналистлар союзы ветераннары советы һәм Президиумы да кушылалар. Районыбызда яшәүче ветераннарның да сугыш турындагы хатирәләрен язып җибәрүләрен сорыйбыз: сугыш ничек башланды? Аны сез һәм якыннарыгыз ничек кичерделәр? Җиңү көнен ничек каршыладыгыз? Бу хатирәләр, истәлекләр нигезендә Журналистлар союзы "Сугыш балалары искә ала" дип исемләнгән китап чыгарырга планлаштыра. Бу игелекле эшкә укучыларны да тартырга мөмкин.
Журналистика ветераннарының истәлекләрен 2014 елның сентябрь аена кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә: 420080, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 179 йорт, ТР Журналистлар союзы, Электрон почта: Liuts105@yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев