Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сәнгать мәктәбе кызлары төрле конкурсларда беренчелекне яулап баралар [ФОТО]

Сәнгать мәктәбе укучылары һәр елны күптөрле район, республика халыкара бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннан яулыйлар. Әнә быел да барлык беренчелекне алар гына алган диярсең.

Казан шәһәре 18 нче номерлы мәктәбендә яшь музыкантлар арасында Мансур Музафаров исемендәге республика конкурсында София Нагыймуллина беренче, Айсылу Минневалиева өченче дәрәҗәле дипломга лаек булган. Җитәкчеләре Татьяна Купцова һәм Алсу Галиуллина.

"Красота божьева мира" халыкара балалар конкурсының региональ этабына йомгак ясалган. Безнекеләр монда да рәсем ясау буенча сынатмаган. Фәния Якупова җитәкчелегендәге укучылар алдынгы урыннарга ия булганнар. Беренчелекне Сөмбел Вәлиәхмәтова, икенчене Гадилә Альмиева һәм Ландыш Нуриева, өченче урынны Даша Смолина алган.

Рисунок Гадили

Рисунок Сөмбел

Рисунок Ландыш

Рисунок Даши

29 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә үткәкелгән "Бәхет йолдызы" исемле татар-милли сәнгате икенче республика конкурсында да сәнгать мәктәбе укучылары катнашып кайткан. Алсу Галиуллина җитәкчелегендәге укучылар - Айсылу Мингарипова таныклык, Нәргизә Димиева өченче дәрәҗәле диплом, Людмила Смолина җитәкчелегендәге укучы Айсылу Габдрахманова беренче дәрәҗәдәге дипломга ия булган.

"Рапсодия" хореографик коллективның да уңышлары зурдан. "Талантлар дуслыгы" халыкара фестивалендә бу группа беренче дәрәҗә, ә София Нәгыймуллина өченче дәрәҗәле диплом алып кайткан.

"Рапсодия" коллективы Динә Гарипова белән

Фото yandex.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев