Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сәхнәдә яшь талантлар

Татарстанда 13 ел инде "Йолдызлык" дип аталган балалар республика конкурсы үткәрелә. Анда районыбыздан да бик күп яшь талантлар катнаша. Үткән атнаның якшәмбе көнендә район Мәдәният йорты сәхнәсендә район үзәге һәм авыллардан бик күп яшь артистлар чыгыш ясады.

Бу сәхнәдән иң яхшы дип табылган балалар зона конкурсына сайлап алынды. Көне буена авыл мәктәпләре һәм балалар бакчаларыннан 285 яшь артист җырлап,биеп үз осталыкларын күрсәттеләр. Республика конкурсында катнашучыларны муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов сәламләде.
-Бу залга бүген киләчәктә дә үз осталыкларын күрсәтергә әзер булган иң яхшы яшь артистлар җыелды. Халкыбыз арасында бу конкурс зур популярлык казанды. Балык бистәсе районы балалары да анда елның-елында актив катнашып олы уңышларга ирешә. Кайбер талантлы коллективларны республикада гына түгел, хәтта Рәсәй күләмендә яхшы беләләр. Мөгаен, әлеге конкурста да бик күпләр үз осталыкларын күрсәтерләр. Иң мөһиме, ул балаларга сәхнәгә чыгып халык арасында үз сәләтләрен күрсәтергә, аны үстерергә мөмкинлек бирә, яшьләребезне мәдәният дөньясына тарта. Яшь талантлар арасыннан, исәплеләре генә олы осталыкка ия булган артист һөнәрен үзләштерерләр. Аларга бүгенге чара төп этәргеч булып хезмәт итәр, уңышлар сезгә,-диде ул.
Шуннан соң район конкурсында катнашучыларны һәм аларның музыкаль җитәкчеләрен, балаларны бүгенге концерт номерларына әзерләүчеләрне район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков тәбрикләде.
Мәртәбәле конкурс концертын "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ачып җибәрде. Аларны тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Ә укучы балаларга уңышлы чыгышларыннан соң Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Жюри составына республика конкурсында катнашып күпләрне сокландырырлык яшь артистлар сайлап алуы җиңел булмады.
Рәсемдә: "Бәләкәч" балалар бакчасы ансамбле чыгышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев