Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шау-гөр килде Үри халкы

Үри авылында чиркәү янындагы үзәк мәйданда гөрләп, шаулап Май чабу бәйрәме узды. Кунаклар, авылдашлар бөтен йоласын туры китереп, кышны озаттылар. Электән килгән гадәт буенча кәмитчеләр халыкны кунакка, Май чабу бәйрәмендә катнашырга чакырдылар. Клуб мөдире Евдокия Толстова җыелган Үрилеләрне бәйрәм белән сәламләде. "Коймак" бәйгесе башланып китте. Милли киемнәрдән киенгән кызлар-егетләр күңелле...

Үри авылында чиркәү янындагы үзәк мәйданда гөрләп, шаулап Май чабу бәйрәме узды. Кунаклар, авылдашлар бөтен йоласын туры китереп, кышны озаттылар. Электән килгән гадәт буенча кәмитчеләр халыкны кунакка, Май чабу бәйрәмендә катнашырга чакырдылар. Клуб мөдире Евдокия Толстова җыелган Үрилеләрне бәйрәм белән сәламләде. "Коймак" бәйгесе башланып китте. Милли киемнәрдән киенгән кызлар-егетләр күңелле музыка астында тамашачыларны коймак белән сыйладылар. Коймакны иң тәмле итеп пешерүчеләрне җырлатып, биетеп бүләкләр тапшырдылар. Җыр-моңга күмелгән мәйданда күңел ачучылар төрле кызыклы уеннарда катнаштылар, кайнар чәй-коймактан авыз иттеләр. Кояшның үзен хәтерләткән коймаклар олыларга да, балаларга да бик ошады. Бертөркем кунаклар атларга утырып Үри урамында кәтәйсә әйләнеп йөрделәр. Бәйрәм ахырында дөньядагы барлык начарлыклар, ярамаган әйберләрне гәүдәләндергән салам карачкы яндырылды. Борынгы ышанулар буенча, карачкыдан калган көл җил белән таралып мул уңыш һәм бәхет алып килә. Бәйрәм җыр-биюләр һәм мул табын белән халыкны куандырды.
Иван Крюков,
Үри авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев