Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шатлыклы да, моңсу да аның чыңы

Соңгы кыңгырау... Укытучыларның, ата-аналарның, бигрәк тә чыгарылыш сыйныф укучыларының үзәкләрен өзеп дулкынландыра, моңландыра, шул ук вакытта шатландыра аның чыңы. Гомернең иң самими, иң күңелле өлеше тәмамланып олы тормышка аяк басу турында хәбәр сала ул. Кеше гомерендә бер булып хәтердә озак еллар саклана торган вакыйгаларның берсе инде бу. Быел районыбыз мәктәпләрен...

Соңгы кыңгырау... Укытучыларның, ата-аналарның, бигрәк тә чыгарылыш сыйныф укучыларының үзәкләрен өзеп дулкынландыра, моңландыра, шул ук вакытта шатландыра аның чыңы. Гомернең иң самими, иң күңелле өлеше тәмамланып олы тормышка аяк басу турында хәбәр сала ул. Кеше гомерендә бер булып хәтердә озак еллар саклана торган вакыйгаларның берсе инде бу. Быел районыбыз мәктәпләрен 154 егет һәм кыз тәмамлый. Узган шимбәдә алар өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Балык бистәсе икенче мәктәбе 27 укучысын "очыра". Аларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов, шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Рафыйк Гадеев, ата-аналар килгән иде. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәмнәре белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләделәр.
Мәктәп директоры Рифат Хәмидуллин укуда, спортта зур уңышларга ирешкән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан бер төркем укучыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Эчкерсез, изге теләкләр мулдан яңгырады бу көнне. Үзләренә белем биргән бер генә укытучыны да игътибарсыз калдырмадылар, котларга, рәхмәтләрен әйтергә онытмадылар унберенчеләр. Хор белән шаян да, тирән мәгънәле дә җырларын бүләк иттеләр, чәчәк бәйләмнәре бирделәр. Абый,апаларын тәбрикләргә беренче сыйныф укучылары да килгәннәр. Тырышып-тырышып шигырьләрен сөйләделәр алар.
Тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле-кыңгырау яңгырый. Укучыларны олы тормышка, яңа уңышларга дәшә.
Илгиз Җамалиев.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев