Рөстәм Миңнеханов Наилә Гәрәевага орден тапшырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россиянең атказанган, ТАССРның халык артисты Наилә Гәрәевага "Татарстан алдындагы казанышлары өчен" орден тапшырды.
Әлеге тантаналы чара ТР Хөкүмәт йортында булды. Наилә Гәрәевага әлеге бүләк "Татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күп еллык иҗади эшчәнлеге өчен" тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов Наилә Гәрәевага республика алдында куйган тырышлыгы өчен рәхмәтен белдерде, сәламәтлек, иҗат уңышлары теләде.
Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52208
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев