Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Район халык театры төбәкара фестивальдән җинү белән кайтты [ФОТО]

Һәр елны тамашачыны яңа спектакле белән шатландыра район халык театры. Быел да Таһир Закировның "Яучылар" музыкаль комедиясен сәхнәләштереп, райондашларны үзенә җыйды ул.

Район Мәдәният йортында ике тапкыр аншлаг белән узган әлеге спектакльне Котлы Бөкәш, Олы Елга, Югары Тегермәнлек, Яңа Арыш авыллары Мәдәният йортларында да куярга өлгерде алар. Һәр чыгыш шыгрым тулы заллар белән үтте. Тамашачы рәхмәтен алкышлар белән белдерде. Инде менә 20 ноябрьдә Казанда узган XIV төбәкара "Идел йорт" халык театрлары фестиваленең йомгаклау турында катнашып, коллектив аннан да зур уңыш белән кайткан.

-Жюрида Әзһәр Шакиров, Гөлсем Исәнгулова, Гали Арсланов кебек күренекле артистлар, театр белгечләре булуы безне дулкынландырды да, шул ук вакытта җаваплылык та өстәде. Дикциягә, сөйләм теленә, декорациянең куелышына игътибар аеруча зур иде,-ди бу хакта режиссер Рәфхәт Галиев. -Фестивальдә 129 халык театры катнашып, соңгы турга аның 19 ы гына узган. Безнең шулар арасына эләгүебез дә зур мәртәбә иде. Ә инде икенче дәрәҗә Диплом алып, лауреат булуыбыз әйтеп бетергесез зур шатлык булды.

Фәрвәз Каюмова.

Бу язманы газетадан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев