Хәзер Рамазан аенда кариевлылар изге эшләрне бигрәк тә күңел биреп башкара. Шушы изге нияттән Кариев театры артистлары Яшел Үзән районының Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр янына "Супер-светофор" спектакле белән кунакка барды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Кариевлылар күрсәткән тамаша балаларга бик ошады. "Супер-светофор"да актерлар белән бергә, сәхнәдә курчаклар да "уйный". Спектакль музыкаль һәм интерактив рәвештә бара. Балалар үзләре дә артистлар белән бергә кушылып биеде, юл билгеләренә кагылышлы сорауларга җавап бирде, күңел ачты, ди проектны оештыручылар.
Тагын да күңеллерәк мизгел спектакль азагында булды. Г.Кариев театры балаларга бүләккә велосипед алып килгән иде. Нәниләрнең велосипедлы булуларына ничек сөенгәннәрен күрсәгез икән! Әле берсе, ул арада икенчесе велосипед тәгәрмәчләрен әйләндерергә чиратка бастылар. Бу балаларның юлында яшел ут күбрәк янсын иде!

(http://intertat.ru/tt)
Фото с yandex.ru
Нет комментариев