Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Очрашу урынын үзгәртергә ярамый”

2 февраль көнне Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә "Очрашу урынын үзгәртергә ярамый", дигән кичә булды. Ул быел аеруча үзенчәлекле. Чөнки мәктәп үзенең юбилеен-20 еллыгын бәйрәм итә.

Кичә дустанә җылы атмосферада барды. Бәйрәм концерты 17.00 сәгатьтә башлана дип игълан ителсә дә, бик күпләр үзләренең укытучыларын, классташларын күрер өчен алдан җыела башладылар. Башка шәһәрләрдән кайтучылар да хәйран иде. Укытучылар биредә 5, 10, 15, 20 ел элек укыган укучыларын дулкынланып, шатланып каршыладылар. Мәктәп фойесы төрле елларда чыгарылган газеталар белән бизәлгән иде. Алардан бу кичәгә килгән егет һәм кызлар елмаеп карап торалар.
Очрашу мәктәпнең актлар залында узды. Аңа 100 дән артык мәктәпне тәмамлаучы, өлкән сыйныф укучылары, укытучылар җыелган иде.
Бәйрәм концертында "Кама йолдызчыклары" хореография ансамбле (җитәкчесе Ә.Шәвәлиева) чыгыш ясады. Аны һәрвакыттагыча алкышларга күмделәр инде. 6 "А", 6 "Б", 9 "А" сыйныф укучылары очрашуга килүчеләрне җырлар белән тәбрикләделәр. Балаларча самими иҗатларын бүләк иттеләр. Бу чыгышлардан соң һәркемнең күңеле күтәрелде инде.
-Мәктәбебезне тәмамлаучылар арасында укытучылар, авыл хуҗалыгы белгечләре, медицина, мәдәният өлкәсендә, промышленностьта эшләүчеләр бар. Монда мәктәп укытучыларының зур хезмәте ята,-диде мәктәп директоры Галия Зәйнетдинова. Ул очрашуга килүчеләргә туган мәктәпләрен онытмаганнары өчен рәхмәтен белдерде, күңелле ял теләде. Бу кичәдә төрле буын укучылар адресына матур сүзләр яңгырады. Алар һәрберсе үзләренең яңгыравыклы тавышлары, җиңүләре, уңышлары белән мәктәп тормышында онытылмас эз калдырганнар бит.
Мәктәпне тәмамлаучылар исә укытучылары турында дулкынландыргыч итеп сөйләделәр. Бу минутларда һәрберебезне горурлык хисләре биләп алды. "Әйе, иң талантлы, иң тугрылыклы балалар безнең мәктәпне тәмамлаганнар шул!".
Сәхнәдә чыгарылыш сыйныф укучылары. Алар арасында да зур уңышларга ирешүчеләр бар инде. Кемдер район, республика, Россия дәрәҗәсендә танылырга өлгергән. 6 "А" сыйныф укучысы Эльвира Усманова атылган йолдыз турында җыр башкарганда күпләрнең күзләре яшьләнде. Кичәнең буеннан буена укытучыларга котлау сүзләре әйтелде. Мәктәпкә бүләкләр, укытучыларга чәчәкләр тапшырылды.
Сыйныф җитәкчеләре үзләренең беренче укучыларын бик җылы каршыладылар. Искә төшерердәй хатирәләр күп, әлбәттә. Юрист, табиб, укытучы, бухгалтер, эшче, шофер... Мәктәпне тәмамлаучылар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Күбесе кызыклы, мәгълүм уңышларга ирешкән шәхесләр инде. Мәсәлән, Наталья Хәмидуллина бүлек начальнигы, Резедә Төхвәтова биология фәннәре кандидаты. КФУда эшли. Алсу Шәмиева юридик фәннәр кандидаты, "Росфиннадзор"ның территориаль җитәкчесе урынбасары, Венера Шәмиева мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы...
Кичә барышында 20 ел дәвамында чыгарылыш сыйныф укучылары ирешкән уңышлар турында сөйләнде. Иске мәктәп фотографияләрен демонстрацияләү күңелле сюрприз булды инде. Һәркем диярлек анда үзен танып, балачак елларын искә төшерде.
Менә кичәнең төп атрибуты-торт чыгарылды. Андагы шәмнәрне сүндерергә барлык кунаклар, укытучылар сәхнәгә күтәрелделәр. Бергәләп истәлеккә фотога да төштеләр.
Кичәнең тантаналы өлешеннән соң бәйрәм мәктәп ашханәсендә чәй табынында дәвам итте. Аннары мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар үзләре укыган бүлмәләргә таралдылар, парта артларына утырып уку елларын хәтерләренә төшерделәр. Алар балачаклары белән очрашуның һәр мизгелен тотып алырга тырыштылар. Чөнки иртәгә тагын кайсы кая таралачаклар бит.
Кайвакытта безгә үткәнне кайтарып булмас кебек. Ә чынлыкта ул һәрвакыт янәшәдә бит. Мәктәп үзенең укучыларын, укучылар мәктәпне онытмыйлар. Аларның шәхси тормышларында, эшләрендә ирешкән уңышлары куандыра. Чөнки аларның уңышы безнең дә уңыш. Аларның шатлыгы безнең дә шатлык.
Рәсемдә: очрашудан күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев