Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Очар кошлар китте оядан...

Дистәләрчә еллар дәвамында бер-беренә теләктәшлек, ярдәмләшү күрсәтеп, дустанә яшәгән мәктәпләрнең берсенә дә сүз тидерерлек түгел. Берәүләре спортта өлгерлек күрсәтсә, икенчеләре-иҗади сәнгать учагын дөрләтә. Ә уку өлгерешендә финишка һәрчак тигезлектә киләләр, сынатмыйлар.

Балык бистәсе 2 нче мәктәбе чыгарылыш укучыларын бәйрәмнәре белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин укытучылар коллективына тирән рәхмәт хисләрен җиткерде. "Үз фәнен яраткан укытучы дәрестә бирелгәнне укучы күңеленә җиткерә алган икән, димәк яхшы өлгерешкә нигез бар. Укучыларның өлгергәнлек аттестаты алуы бик сөенечле. Бүген районыбызга югары белемле табиблар, авыл хуҗалыгы кадрлары кирәк. Бу турыда да онытмагыз, без сезне көтәбез!"-диде ул чыгарышлыларга мөрәҗәгать итеп.
Мәктәп директоры Галия Зәйнетдинова да укучылары белән горурлану хисен яшермәде. Әлеге уңайдан яхшы укучыларның исемнәре аталды, аларга аттестат белән берлектә Диплом һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Ә иң дулкынландыргыч, сөенечле мизгелдә алтын, көмеш медаль дәгъвалаган Айдар Габдрахманов белән Айсылу Минһаҗевага алкышларның иң көчлесе яңгырады. Үзләренең тырышлыклары белән яулап алынган әлеге бүләккә мең мәртәбә лаеклы иде алар.
Әйе, районыбыз мәктәп укучылары соңгы елларда фәнни олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә ныклы әзерлекле булуларын раслап киләләр.
Балык бистәсе гимназиясендә чыгарылыш укучыларын тәбрикләгән район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков та быелгы БДИ нәтиҗәләренең узган елга караганда әйбәт булуын ассызыклады. Коллектив тәрбияләгән, белем биргән, канатларын ныгыткан чыгарылыш укучыларының һәркайсына өмет-ышанычлы сүзләрен җиткерде ул.
-Мәктәптәге чыгарылыш бәйрәмнәрен моңсу дисәк тә аның шатлыгы күбрәк. Укучы беренче мәртәбә кулына 11 ел белем эстәгән документын-аттестатын ала. Ә бу аның киләчәгенә юл ача. Максатларыгызга ирешегез, тормышта һәркайсыгыз үз юлын тапсын, мәктәп сукмагы сезне бәхетле, шатлыклы юлга алып чыксын!
(Тулырак газетадан укый аласыз).
гимназия алдынгылары руфинә сәлахиева, алсу мөхәммәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев