Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Нинди матур бу дөнья!

Шушы көннәрдә Балык бистәсе балалар иҗат үзәгендә ике күргәзмә эшли башлады. Аны Казан сәнгать университеты һәм иҗат үзәге үзара хезмәттәшлек кысаларында оештырдылар. Беренчесендә-ТР прокуроры Кафил Әмиров фото эшләре куелса, икенчесендә исә-университет студентларының дизайн һәм сынлы сәнгать әсәрләре тәкъдим ителде. Безнең үзәк белән университет арасындагы килешү киләчәктә талантлы яшьләрне барлау, аларга...

Шушы көннәрдә Балык бистәсе балалар иҗат үзәгендә ике күргәзмә эшли башлады. Аны Казан сәнгать университеты һәм иҗат үзәге үзара хезмәттәшлек кысаларында оештырдылар. Беренчесендә-ТР прокуроры Кафил Әмиров фото эшләре куелса, икенчесендә исә-университет студентларының дизайн һәм сынлы сәнгать әсәрләре тәкъдим ителде.
Безнең үзәк белән университет арасындагы килешү киләчәктә талантлы яшьләрне барлау, аларга иҗади һөнәр сайлауда юнәлеш бирүне үзмаксат итеп куя. Әлеге күргәзмәләр беренчедән шушы максатны тормышка ашыруның бер мөһим өлеше булып торса, икенчедән бу район мәдәният тормышында кызыклы бер вакыйга булып урын алыр дигән өмет бар. Университетның кафедра доцентлары Ю.Еманова һәм Р.Сәлахова, район башлыгы Илһам Валеев күргәзмәгә беренче кунаклар булып килделәр һәм аны ачу тантанасында катнаштылар.
-Сүз дә юк, мондый иҗат күргәзмәләре җәмгыятебезнең рухи, мәдәни культурасын күтәрүдә мөһим роль уйныйлар, тирә-юнебездәге матурлыкны танырга өйрәтәләр,-диде район башлыгы.
Аннан күргәзмәләр хакында эчтәлекле, кызыклы фикер алышулар булып узды. Күргәзмәләр бу атнаның азагына чаклы эшләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев