Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Моң дәрьясының бер дулкыны

Зәринә Хәсәншина... Әлеге исем үзе үк җыр булып дәшә сыман. Кайда ишеттем соң әле дип берәү дә гаҗәпләнмәс, чөнки районыбыздан чыккан талантларны барлаганда башкалар белән рәттән аның исеме атала. Татарстан радио-телеканалларыннан җырлары яңгырый. Җөмһүриятебез күләмендә уздырылган җыр бәйгеләрендә уңышлары белән дә балкый ул. Иҗат биографиясе зур булмаса да, әнә шундый...

Зәринә Хәсәншина... Әлеге исем үзе үк җыр булып дәшә сыман.


Кайда ишеттем соң әле дип берәү дә гаҗәпләнмәс, чөнки районыбыздан чыккан талантларны барлаганда башкалар белән рәттән аның исеме атала. Татарстан радио-телеканалларыннан җырлары яңгырый. Җөмһүриятебез күләмендә уздырылган җыр бәйгеләрендә уңышлары белән дә балкый ул. Иҗат биографиясе зур булмаса да, әнә шундый күркәм, җиңүле сәхифәләр белән ачылган аның.

Каршымдагы сылу гәүдәле, йөзеннән нур сибелгән Зәринә белән җыр сәнгатенә ничек килүе хакында сөйләшәбез.

--Мин балачактан ук җырый идем дисәм, кабатлау булыр кебек. Әмма бу шулай. Җыр дөньясына мине Котлы Бөкәш "Дуслык" балалар бакчасына йөргәндә үк музыка җитәкчебез Гөлия апа Мөхәрләмова алып керде. Яңа ел бәйрәмнәрендә Кар кызы булып киенеп, чыршы тирәли җырлап йөрүләрем әле дә исемдә. Соңыннан мәктәп елларында Рәсим абый Мөхәрләмов музыканы ноталарда тоемларга өйрәтте, аның белән мәктәп, авыл Мәдәният сәхнәләренә күтәрелдем.

Талантның ачылышы шул рәвешле башланган. Соңрак әти-әнисе аны махсус җыр дәресләре алыр өчен район сәнгать мәктәбенә бирәләр. Сәләтне үстерү өчен бу зур мөмкинлек әлбәттә. Ике ел Татьяна Перелетова классында шөгыльләнә кыз. Район күләмендәге җыр бәйгеләрендә даими катнаша, 2009 елда Казанда үткәрелгән "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә икенче урынны яулый, лауреат була. Тәүге уңыш, тамашачы алкышы иңнәренә канат куя Зәринәнең. Шул канатлар 9 сыйныфтан соң Казанга алып килә дә инде. Бүгенге көндә ул Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенең соңгы курсында вокал буенча белем ала. Уку белән бергә һәртөрле җыр конкурсларында да үзен сыный. Беренче курста укыганда Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә оештырылган Халыкара фестивальдә беренче урынга лаек була. Аннан инде 2013 елда "Ягымлы яз" республика бәйгесендә-өченче урын, шул ук елны "Татар моңы" халыкара фестивалендә икенче урынны яулавы да Зәринәнең чираттагы уңышлары. Ә быел февраль аенда Венера Ганиева җитәкчелегендәге "Сандугач" Халыкара җыр фестивале аны янәдән биеклеккә күтәрә. Ул икенче урынга лаек булып, аңа фестивальнең махсус бүләге һәм Дипломы тапшырыла.

Әле яңа гына 19 яше тулган кызның шундый үрләр яулавына сокланырлык! Һәр биеклек тырышлыгы, иҗади эзләнүе белән яулап алынган. Ул башкарган җырлар арасында "Зөлхиҗә", "Элмәлек", "Салкын чишмә" кебек халык җырларының булуы да мактауга, мәртәбәгә лаеклы!

--Киләчәккә нинди хыяллар белән яшисең? Буш вакытларың бармы?-димен.

--Хыялларым зур,--дип елмая Зәринә. -Көллиятне тәмамлаганнан соң югары белем аласым, чын профессиональ җырчы буласым килә. Ә буш вакытларым юк диярлек. Соңгы вакытларда "Казан егетләре" төркеме белән татар иле буйлап гастрольләргә чыктык. Төмән, Сургут якларында чыгышлар ясадык. Татарлар кайда гына яшәсә дә, җырын-моңын югалтмаган икән. Яратып кабул итәләр, тагын килүебезне сорап озатып калалар. Әле менә 20 апрель--якшәмбе көнне район Мәдәният йортына концерт белән кайтырга планлаштырабыз. Үз төбәгемдә, миңа канат куйган якташларым алдында чыгыш ясау, әлбәттә, зур җаваплылык. Ләкин ул минем хыялым.

Ә без--тамашачың, хыялларыңның чынга ашуын телибез, Зәринә. Уңышлар, сөенечләр юлдашың булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X