Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәктәптә–дөнья мәдәнияты

Узган атнада Балык бистәсе 2 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Заман мәктәбендә дөнья нәфис мәдәнияты: проблемалар һәм переспективалар" дигән темага республика фәнни-методик семинар булып узды. Аны Балык бистәсе мәгариф бүлеге, Казанның Икътисад, идарә һәм хокук институты бергәләп оештырдылар. Семинар эшендә әлеге институтның педагогик психология һәм педагогик кафедрасы мөдире, доцент, педагогия...

Узган атнада Балык бистәсе 2 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Заман мәктәбендә дөнья нәфис мәдәнияты: проблемалар һәм переспективалар" дигән темага республика фәнни-методик семинар булып узды. Аны Балык бистәсе мәгариф бүлеге, Казанның Икътисад, идарә һәм хокук институты бергәләп оештырдылар. Семинар эшендә әлеге институтның педагогик психология һәм педагогик кафедрасы мөдире, доцент, педагогия фәннәре кандидаты Анна Илдар кызы Скоробогатова, аның урынбасары, доцент, педагогия фәннәре кандидаты Фирүзә Альберт кызы Саглам, Балык бистәсе мәгълүмати-методик үзәге методисты Фәрвәз Мөхәммәт кызы Зәйнуллина, шулай ук Лаеш, Теләче районнары укытучылары катнаштылар.


Семинарны мәктәп директоры Галия Зәйнетдинова ачып җибәрде.


-Дөнья нәфис мәдәнияты буенча бердәм дәүләт имтиханнары булмаса да, ул уку программасында төп предметларның берсе булып тора. Баланы шәхес буларак тәрбияләүдә мәдәният, сәнгатьнең роле зур. Шуңа да безнең мәктәптә әлеге предметны укытуга зур әһәмият бирелә,-диде ул.


Семинарның фәнни җитәкчесе А.Скоробогатова "Арт-терапия укучыларның эмоциональ хәлен коррекцияләү чарасы" дигән темага доклад белән чыкты.


-Нәфис мәдәният укучыларның күңел байлыгына, психик сәламәтлегенә, укырга, яңалыкка омтылышларына зур тәэсир ясый. Чөнки бу предмет дөньяда булган бөтен яхшыны үз эченә ала. Сезнең кулларда балаларның сәламәтлеге,-диде ул семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. -Дөнья мәдәниятына карата кызыксыну уяту белән беррәттән балаларда эстетик зәвык, хис, образлы фикерләү, төрле халык мәдәниятларына толерантлык тәрбияләү бик мөһим.


"Гитара: үткәне һәм бүгенгесе" дигән сыйныфтан тыш чара берәүне дә битараф калдырмады инде. Балык бистәсе 2 нче мәктәбенең музыка укытучысы Алексей Пузырьков күп илләрдә киң таралган, төрле милләтләрнең яраткан уен коралы гитара турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Гитараның тарихына да, бүгенге музыка дөньясында тоткан урынына да киң тукталды. Хикәяләвенең музыка белән үрелеп баруы семинарга бәйрәм төсмерләре өстәде. Алексей Пузырьков, аның укучысы Оксана Вотякова, музыка мәктәбе укытучысы Владимир Банницын гитарада популяр музыкаль әсәрләрне башкардылар. Бу моңнар шул кадәр таныш ки, кайбер җырларны зал да күтәреп алды.


Соңыннан семинарның эше ачык дәресләр, мастер класслар белән дәвам итте. Семинарга түгәрәк өстәл артында йомгак ясалды. Анда очрашуда катнашучылар мәктәптә дөнья нәфис мәдәниятын укыту буенча актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр. Төрле фән укытучылары дөнья мәдәнияты җәүһәрләрен, музыка, рәсем сәнгатен үз предметларын тирәнрәк үзләштерүдә куллану буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.


Бүгенге заманда яшь буынны матурлыкны танырга, тоярга, яхшыны яманнан аерырга өйрәтү зур әһәмияткә ия.


Рәсемдә: Оксана Вотякова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X