Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Мин Яншык егете”

Бу якташ егетебез турында шәхсән үзем шактый мәгълүматлымын. Данил Сәфәров күп кенә заманча мультипроектлар авторы. Сайтлар ачу, аны "муллыкта" яшәтү-аның камиллек кыйбласы.

Данил белән дуслыгым, аралашып яшәвем һәрдаим аның дөньяви байлыгын, эрудит җан киңлеген, кешелеклелек рухлыгының чиксезлеген күңелемә иңдерә бара. Ул шәп киңәшче, маңгаеңа бәреп үз сүзен әйтүче, шул ук вакытта тыйнак, әмма саллы, үткен каләмле журналист егет тә. Егет дип тәхәлләвем юкка түгел, иң беренче чиратта, авылдашлары-яншыклылар аны тәүфыйкьлы, игелекле, кан тамырын, нәсел-җәптесен хөрмәтләгән егет буларак кабул иткәннәр, итәләр, итәчәкләр дә. Кабатлауларым, җан кайтавазым юкка түгелдер, дистәләгән сайтларга хәер-фатыйха бирүче (шактые Балык бистәсенә кагыла), бу эшнең әйдаманы булган Данил һәрчак өстенлеген Яншык авылына бирә килә. Еш кына: "Мин Яншык егете", дип кабатларга ярата ул. Бу нәүбәттән үз инкыйлабы да ачык: "Яншыгыма җаным береккән, Яншыгым яшәсә дәвам яшәр!", ди ул. Ә сайтка килгәндә, сайт белән бер танышу, сайтның максатына күз багу да ак көнләшү уята. Яншык сайты бүгенге көндә иң кайнар аралашулар учагының берседер.
Берәүләр авылда туа, аның таңына, кичке багышына игътибарын да җиткермичә яши кебек. Икенчеләр исә, каны аша авыл сулышын, аның яшәү кыйммәтен тоя, бәһали белә. Данил нәкъ шундыйлардан. Әнисе Гөлчәчәк Яншык авылы кызы булганлыктан, ул кечкенәдән шушы авылга кайтып йөргән. Авыл аның өчен тиңсез, галиҗәнап, әкияти туган йортына әверелгән. Шуңа да ул үзен беренче чиратта яншыкныкы саный, Яншык өчен җан ата, аның киләчәге өчен борчылып яши.
Данилның әби-бабасы инде күтәннән гүр ияләре булып бакый дөньяга күчкәннәр. Онык бүгенге көндә нәсел шәҗәрәсен барлый, нәсел ниргәсен тазарта: туган нигезенә гаиләсе, туганнары белән кайтырга җаен табып кына тора, алай гына да түгел, туган нигезләрен саклау, матурлау өчен берни кызганмый. Әнә, соңгы "визитларында" туган йортның тәрәзә рамнарын, кәрнизләрен чын татарча рухта тазартканнар. Сокланып туймаслык!
Янәдән, Данил "җан бүләк иткән" Яншык сайтына күз салам: кем туган, кем вафат булган, нинди яңарыш, Яншык халкы кайсы ноктада ызанын яңарткан, балык инешнең кайсы почмагында шәп чиртә, кем авылы өчен акча күчергән... барысы да Данилның уч төбендә, игътибар үзәгендә. Ул аларны һәрдаим барлый, бәһали, таба, авылдашларына, дусларына сәгате-минуты белән җиткереп бара.
Яншык 50-60 хуҗалыклы кечкенә генә авыл. Күпләре шәһәргә киткән, яшьләр дә әлләни күп түгел. Әмма соңгы елларда авылда җанлану, күтәрелеш сизелә. 5-6 кешедән торган инициатив төркем барлыкка килгән. Кемдер акча белән ярдәм итә, кемдер хисабын алып бара, кемдер оештыра, кемдер котырта дигәндәй, Данил да шулар арасында. Ә кылган гамәлләре күзгә күренерлек: күпер салынган, зират коймасы яңартылган, ел саен 9 май көнне зиратка өмәгә җыелалар, аннан Сабантуй, август ахырында исә "Авыл көне" оештыралар, Яншык турында махсус газета чыгаралар. Авылга матди ярдәм күрсәтүчеләрнең исемлеге сайтка эленә, тотылган чыгымнар да җәмәгатьчелеккә җиткерелеп барыла. Гаделлеккә инанган шәлдә, матди ярдәм күрсәтүчеләрнең саны да елдан-ел арта бара. Авылдашлары гына түгел, хәтта авылга бер катнашы булмаган эшмәкәрләрнең дә авылга матди ярдәм күрсәтүе мәгълүм. Бу Данилның шәхсән үзенә һәм актив эшләгән авыл сайтына хөрмәт йөзеннән.
Данил Татарстан матбугатында да бик актив якташыбыз. Ул Татарстан һәм Россиянең Журналистлар берлеге әгъзасы, "Матбугат.ру", "Тат.пресса.ру" сайтлары хуҗасы, "Кәеф ничек?" газетасын оештыручы һәм аның беренче баш мөхәррире, "Виртуаль дөнья" китабы авторы, "Кадак" тапшыруының җаваплы хезмәткәре, "Алтын каләм" һәм "Бәллүр каләм" фестивальләре лауреаты. Саный китсәң дәрәҗәсе дә, исеме дә бар. Шактый еллар "Барс Медиа" компаниясендә эшләгәнлектән Данил бик күп җырчылар, иҗат әһелләре белән дустанә мөнәсәбәттә яши. Бу дуслыгын ул авылы өчен дә еш "файдалана". Соңгы елларда авыл Сабантуена, "Авыл көне"нә Казаннан популяр йолдызларның кайтуы да гадәти хәлгә әверелде. Быел Яншыкны кайтып күргән Алмаз Хәмзин бу якның кунакчыллыгы, гадилеге һәм эчкерсезлегенә сокланып авыл турында җыр да иҗат иткән. Ә Данил турында аның үзгә фикере бар: "Данил супер, башка сүзем юк. Любой суда йөзә. Мондыйлар Бистә һәм республика бәхетенә туган", ди ул. Моннан да да артык бәһаләмә биреп буламы соң?!
Соңгы вакытларда Данил башлангычында авылның инициатив төркеме Яншыкны юллы итү мәсьәләсендә җан атып йөри. Шактый югары инстанцияләргә барып җиткәннәр, район җитәкчелеге белән уртак фикергә килеп хуплау тапканнар. "Бозның кузгалуына" канатланып йөриләр бүген. Яншыкны яшәтергә иде дигән теләктә алар. Данил кебек районына, туган авылына, туган йортына мөкиббән җаннар булганда теләкләренең һавада эленеп калмаячагына олы ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X