Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Милләтемнең кояшы син, И моңлы, нурлы Тукай!

Яз җиргә бөек шагыйребез Тукайны тудырган. Инде ничә еллар халык шагыйрьне олылый, хөрмәтли. Дөньяга сибелгән Тукай бәйрәме, җыр, шигърият кичәләре әле күп буыннарга җитәр.

Район үзәгендәге "Мишутка" балалар бакчасында да ул һәр елны зурлап билгеләп үтелә. Бала бакчага аяк басу белән Тукай исемен кабатлый. Чөнки Тукай теле ана теле белән бәйле. Быелгы бәйрәм кичәсенә дә өлкән группага йөрүче балалар шагыйрьнең матур-матур шигырьләрен өйрәнгәннәр. Нәниләр дөньясында мохит тә башкачарак шул: ихласлылык, самимилек хөкем сөрә анда. Тукайның "Бала белән күбәләк", «Гали белән кәҗә», «Туган авылым» шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде балалар. Ә тәрбияче апалары "Су анасы", "Шүрәле"ләрне сәхнәләштергәннәр. Җырлы уен-«Гөлбану»да Шүрәле белән Су анасының катнашуы да матур тамашага әверелде. Әкият геройлары Кәҗә белән Сарык та балалар янына бүләк белән килгәннәр. Әмма аны алу өчен табышмакларга җаваплар табарга кирәк иде. Ә балалар һич тә сынатмадылар: җавабын да таптылар, бүләкле дә булдылар.
Гомумән бәйрәм кичәләрендә табышмак, мәкальләр әйтүгә зур игътибар бирә тәрбиячеләр. Ул зирәклекне арттыра, акыл-зиһенне баета дип саный алар. "Габдулла Тукай әкиятләре, шигырьләре балаларны хезмәтне, илне яратырга өнди. Ана телен яхшы белгән, аңа хөрмәте булган бала исә илен дә, үз телен дә онытмый»,-диләр «Мишутка» балалар бакчасының татар теле буенча тәрбиячеләре Гөлназ Билалова белән Мәдинә Шәмәрданова.
Бергәләп әйлән-бәйлән уйнау, җыр-биюләр бәйрәм кичәсенә ямь өстәде. Балалар тәрбияләүгә бар тырышлыгын куйган, үз хезмәтенә гашыйк җаннар гына нәниләр белән бәйрәмне шулай күңелле итеп уздыра ала торгандыр.
Шигъриятле Тукай көне быел да энә шулай ихласлыкта, матурлыкта узды. Һәм ул татар гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев