Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Милли җанлы Маликовлар

17 сентябрь көнне район Мәдәният йортында Маликовлар концертында булырга туры килде. Гүзәл ханым: "Гайсә "Сәләт" лагерында сезнең районнан бер малай белән дуслашып киткән иде, ул аңа: "Нишләп Балык бистәсе районына да килмисез?"-дигән. Шуннан соң Гайсә бирегә килеп киткән иде инде. Абыйсы Муса да энесе сезнең якларны бик мактагач, монда концерт...

17 сентябрь көнне район Мәдәният йортында Маликовлар концертында булырга туры килде. Гүзәл ханым: "Гайсә "Сәләт" лагерында сезнең районнан бер малай белән дуслашып киткән иде, ул аңа: "Нишләп Балык бистәсе районына да килмисез?"-дигән. Шуннан соң Гайсә бирегә килеп киткән иде инде. Абыйсы Муса да энесе сезнең якларны бик мактагач, монда концерт белән килергә теләк белдерде. Тик ирем Рөстәм генә килә алмады, аның урынына без талантлы солист Альберт Гафуровны алып килдек",-дип концертны башлап җибәрде.
Муса инде яшь тә ике айлык вакытында җырлый башлаган. Бер мәҗлестән кайтып барганда, көтмәгәндә, машинада җырлап җибәргәч, шаккаталар. Ике яше тулгач аңа кечкенә гармун сатып алалар, дүрт яшендә уйнарга өйрәнә. Аны гармунда уйнарга, җырларга өйрәтү өчен күп көч түгәргә туры килми. Ләкин Гайсә белән башкачарак килеп чыга. Ике яшь тула моңа, өч яшь… Әти-әнисе кайчан җырлый башлар дип көтәләр. Өч яшендә: "Әни, мин җырларга уйламыйм да, мин шофер булам, сезне йөртәм"-ди бу. Шуннан соң Гүзәл ханым Гайсәгә иптәш булырлар дип, балалар иҗат йортында өч-җиде яшьлек балалардан төркем җыя. Бер елдан бу балалар 7 телдә җырлый башлыйлар. Аларың күбесе сәнгать юлыннан китә. Шулай итеп бүген Гайсә дә әти-әнисе эзеннән бара.
Муса әле һаман да Германиядә укый икән. Аспирантураны тәмамлап, доктотурада белем ала. Милли җанлы кеше буларак укып бетерүгә туган ягына кайтырга җыена. Киләчәктә дирижер булырга тели.
Концертны да нәкъ менә ул башлап җибәрде. Матур итеп фортепьианода уйнады. Шулай ук моңлы итеп халык җырларын җырлады, саксофонда Ш.Гатауллинның "Ялгыз көймә" көен башкарды.
Кечесе Гайсә инде армия сафларында булып кайткан.
"Әни, армиягә бармасам, аннары ничек итеп сәхнәдә "Солдатта булган диләр" дип җырлап йөрим?"- дигән иде ди, Гүзәл ханым", Гайсәнең армиягә үз теләге белән барып кайтуын белдердеп. Ә хәзер инде ул әлеге җырны зур горурлык белән башкарды.
Гүзәл Маликованың үзенең дә, җырчы Альберт Гафуровның да чыгышлары халыкта уңай тәэсир генә калдырды.
Маликовлар гаиләсенә карап, "Афәрин!" генә диясе килә. Сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлары гына түгел, ә улларын да үз артларыннан ияртә алулары, икесен дә милли җанлы итеп, милли рухта тәрбияли алулары күпләрдә зур соклану уятты.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев