Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җәмгыятебездә хатын-кыз хәрәкәте [фото]

Узган атнада Казанның "Корстон" комплексында беренче Халыкара хатын-кызлар конгрессы булып узды. Анда район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры, район хатын-кызлар җәмгыяте җитәкчесе Рәсимә Гарифуллина һәм "Авыл офыклары" газетасы хезмәткәре, Россия Журналистлар союзы әгъзасы Фәрвәз Каюмова да катнаштылар. Шул уңайдан Рәсимә Гарифуллина белән булган әңгәмәбезне сезгә дә тәкъдим итәбез.

-Рәсимә ханым, әлеге дөнья күләмендә уздырылган конгресстан нинди тәэсирләр белән кайттыгыз?

-Бу чараның Казан шәһәрендә узуы очраклы түгел. Безнең Татарстаныбыз соңгы вакытларда үзенең күп кенә мәсьәләләрдә әйдәп баручы ролен үтәвен раслап килә. "Хатын-кызлар хәрәкәте һәм бүгенге дөнья" беренче Халыкара хатын-кызлар конгрессы да моның ачык мисалы. Әлеге чарада Россия, БДБ илләренең һәм Кытай, Бенин, Швейцария, Бразилия, Боливия, Руанда, Швеция, Бөекбритания, Иран, Алжир, Нигерия-барлыгы ике дистәдән артык илнең икътисад, сәясәт, бизнес һәм мәгариф өлкәләрендә әйдәп баручы 400 дән артык хатын-кызы катнашты. Конгрессны Татарстан хатын-кызлар җәмгыяте җитәкчесе Зилә Вәлиева алып барды. Катнашучылар арасында дөньякүләм оешмалар җитәкчеләре белән беррәттән, Татарстан республикасы районнарында оешкан хатын-кызлар хәрәкәте җитәкчеләре, төрле дәрәҗәдәге депутат хатын-кызлар, төрле компанияләрнең башлыклары һәм топ-менеджерлары, дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый оешмаларның вәкилләре булу әлеге чараны югары дәрәҗәгә күтәрде.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X