Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Мәңгелек мизгел”гә тукталган мәлдә...

Якташыбыз, күп кенә абруйлы исемнәргә, дан-шөһрәткә лаек, олпат шагыйрь Равил Фәйзуллин тиздән үзенең 70 еллык гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Ул бу көннәрдә шушы вакыйганы һәм дә 50 яшьлек иҗат багланышын билгеләп үтү, берникадәр дәрәҗәдә йомгак ясау максатыннан егетләрчә янып әзерлек мәшәкатьләре белән йөри. Ирешкәннәре, шагыйрь буларак республика, Рәсәй, дөньяви иҗат...

Якташыбыз, күп кенә абруйлы исемнәргә, дан-шөһрәткә лаек, олпат шагыйрь Равил Фәйзуллин тиздән үзенең 70 еллык гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Ул бу көннәрдә шушы вакыйганы һәм дә 50 яшьлек иҗат багланышын билгеләп үтү, берникадәр дәрәҗәдә йомгак ясау максатыннан егетләрчә янып әзерлек мәшәкатьләре белән йөри. Ирешкәннәре, шагыйрь буларак республика, Рәсәй, дөньяви иҗат мәйданнарында тоткан урыны белән күпләргә тиңсез Равил абыебез олы зурлауларга бик-бик лаек шәхес. Аның иҗатына эчкерсез фикерләребез, ихлас бәяләмәләребез белән әле без күп тапкырлар кайтырбыз, газетабыз битләрендә киң мәйдан бирербез. Ә бүген исә аның яңа гына "табадан төшкән" затлы китабы "Мәңгелек мизгел" буйлап танышу сәяхәтенә кузгалырбыз. Тик алдан шагыйрьнең китапка кереш сүзеннән кайбер юлларга күз салыйк, аннан исә күңел халәтеннән тамган шигъри юлларны укып хушланыйк!
Вазыйх Фатыйхов.
"50 елдан артык иҗат дәверендә байтак китаплар чыгарырга насыйп булды миңа. Аларның саны да 50 гә якын инде... Язмышка рәхмәт! Ә бу китап элеккеләреннән аерылып тора: ул ике телдә, ягъни шигырьләр берьюлы татар һәм рус телләрендә бирелә. Моның уңай ягы шунда: ике телне белгән кеше төп нөсхәне һәм тәрҗемәне чагыштырып укып, автор һәм тәрҗемәче хезмәтен үзенчә бәяли ала. Телләрне тирәнрәк белергә теләгәннәр өчен дә файдалы мондый ысул. Моңа хәтле оригиналның тәрҗемәсе белән янәшә урнаштырылган китап чыгарганым юк иде әле. Һәм шуңадыр да аерым бер дулкынлану, уңышка өметләнү хисе белән әзерләдем мин аны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X